Төп менюны ачу

Кареллар (үзатамалары karjalazet, karjalaizet, karjalažet) — Балтик буе — фин халкы, Карелиянең төп халкы. Халык саны 93,3 мең (2002), ↓88 850 (2010). Карелиядә 65,7 мең, Твир өлкәсендә 14,6 мең (Твир кареллары[1], Питырбурда 2,1 мең, Ленинград өлкәсендә 2,1 мең кеше, шулай ук РФнең Вологда, Архангил, Новгород, Мәскәү һ.б. өлкәләрендә бар. Шулай ук Финляндиянең көнчыгышында (10 мең – 2008, бәяләмә), Эстониядә, Латвиядә, Беларусиядә, Украинада, Казакъстанда яшиләр. Карелларның яртысы (күбесенчә авыл җирендә) карел телендә, күпчелеге урыс телендә сөйләшә. Динннәре буенча православие динен тотучылар.

Кареллар
Карелларның милли байрагы
карелларның милли байрагы
Үз аталышы: karjalazet, karjalaizet, karjalažet
Гомуми саны: 88 850
Таралышы: Русия байрагы РФ: 60 815 (2010)

ФинләндияFlag of Finland.svg Финләндия: 25 000

УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина: 1522 (2001)

КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан: 518 (2009)

ЭстонияFlag of Estonia.svg Эстония: 430 (2000)

БеларусияFlag of Belarus.svg Беларусия: 302 (2009)

ЛатвияFlag of Latvia.svg Латвия: 263 (2009)

Тел: карел, урыс, фин
Дин: православие, лютераннар
Бүтән халыкка керүе: фин-угыр халыклары
Якын халык: вепслар, ижора, финнар, фин-угыр халыклары, ингерманландлар,
Килеп чыгуы: карола, вепс

Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

Карелларның килеп чыгышында борынгы корела (кирьяла) халкы[2] һәм вепслар өлеше зур. Төньяк карелларда Лапландия саамнары чалымнары сакланган. XII гасырда Корел җирләре Новгород җирләренә кушылгач, бирегә урыслар күчеп утыра башлый. 1940 еллар ахырыннан – 1950 еллар башыннан карел җирләренә урыслар күпләп күчеп килә. Шул сәбәпле 1959 елга 3 кенә авыл районында кареллар күпчелекне тәшкил итә (Олонец, Калевала, Пряжин районнары). 2002 елга карелларның күпчелеге (54,4%) шәһәрләрдә яши. 1920 елдан башлап (1938-1940 елларда Карелиянең рәсми теле итеп карел теле билгеләнүне исәпкә алмыйча), карелларга урыс һәм фин телләре көчләп кертелә.

Халык таралышыҮзгәртү

 
Карелиядә кареллар (2008).

Карелларның саны - Русия империясе / ССРБ / РФҮзгәртү

 
Милли киемдәге карел хатын-кызы
 

МәдәниятеҮзгәртү

 
Кареллар. 1928

Карелларның мәдәнияте Русиянең Төньяк-көнбатышында яшәүче халыкларныкы белән охшаш. Төп кәсепләре – агач яндырып-төпләп, басу ясап, иген игү. Иң борынгы игелгән бөртек булып тары исәпләнә, XVI гасырдан арыш (көньяктарак бодай) күпләп игелә башлый. Сыерлар, җирле тәбәнәк буйлы токымлы атлар, каты йонлы сарыклар (көньяктарак итен сату өчен дуңгызлар) үрчетәләр, төньякта яшәүче кареллар саамнардан болан үрчетү кәсебенә өйрәнгәннәр. Аучылык һәм балык тоту, тире эшкәртү, урманнан җиләк-җимеш җыю да киң таралыш алган. Җирле саз мәгъдәненнән тимер (шулай ук көмеш, бакыр) эшкәртү кәсебе үсеш ала, Олонец тау заводлары барлыкка килә. XVIII гасырдан кареллар арасында читкә китеп эшләү, шул исәптән урман егып, сал агызу кәсебе дә тарала. Хәрәкәт итү өчен чаңгы, волокуша, ат носилкасы, чана (җәйге чана касяреги), төньяк карелларында болан җигелгән чана кулланылган. Көнчыгыш һәм, бигрәк тә, төньяк кареллар өчен аз санлы йортлы (3 хуҗалыктан артмаган) кечкенә авыллар хас, XIX гасырдан хуторлар барлыкка килә. Төньяк урыс төрендәге йортларда яшәгәннәр, йортлары торак өйдән (пертти), өйалды (синчо), келәттән (айтта) торган. Йортлар агачны кисеп бизәлгән, төньяк-көнбатыш җирләрдә түбәләр кайры белән ябылган. Йорт эчендә гөлбәчле (каржина) урыс миче (төньяктарак ачык учаклы мич - пииси) төп урынны алып торган. Йорт җиһазларының барысына да агачны кисеп бизәк төшерелгән була, базарда сату өчен буяп бизәк тә төшергәннәр.

Киемнәре урыс киеменә охшаш. Ир-атлар чалбар, озын итәкле, кыек якалы күлмәк (пайду) кия, XIX гасырдан кайтарма якалы күлмәкләр кулланышка керә. Хатын-кызлар борынгырак заманда бау белән бәйләүле итәк (хурстут), XVI гасырдан сарафан (ферези) кигән. Киемнәргә (бигрәк тә төньякта) кызыл, сары, зәңгәр, кара төсләр кулланып, геометрик орнамент чигелгән. Туганлык атамаларында урыс алынмалары күп кулланыла. Төньяк (хият) һәм көньяк (свуадьбу) карелларда туй үткәрү йоласы аерымлыклары бар. Төньяк карелларда кияү вәкилләре булып сихерче (патьвашка) һәм аның ярдәмчесе (шуаяннайни), көньяк карелларда кияү дуслары (дружки) чыгыш ясый. Туйда саубуллашу җырлары күбесенчә урыс телендә башкарылган.

 
«Калевала» эпосы

Халык авыз иҗатында калевала шигыренә нигезләнгән руник җырлар, туй җырлары, балладалар, каргану-сыктау (туйда, җирләүдә, рекрутлыкка алынганда һ.б. очракларда җырланган) җырлары, өшкерүләр урын ала. Кантеле уен коралына кушылып ялгыз җырлау таралган булган. Сыктау җырларын хатын-кызлар гына башкара. Борынгыда импровизация ясап җырлау (ёйги, йокку) ысулы киң кулланыла. Хәзер лирик җырлар (финчә, урысча) башкару, такмак әйтү (карелча, урысча), пийрилекки (түгәрәк буйлап җырлап әйләнү уены) сакланып калган. Калевала районында Архип Перттуненнан Э. Лёнротт тарафыннан язып алынган руннар «Калевала» эпосының нигезен тәшкил итә. Күбесе тылсымлы әкият төренә караган карел әкиятләре, баһадирлар, хәзинәләр, күченеп йөрү тарихы турында хикәятләр сакланган. Карел авыз иҗаты легендаларга, мәкальләргә, табышмакларга бай.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Кан-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. История Карелии с древнейших времен до наших дней (под ред. Н.А. Кораблева и др.). Петрозаводск, 2001.
  2. Карелы. Китапта: Прибалтийско-финские народы России. М., 2003.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү