Рабгузый, шулай да Насретдин Рабгузи, Борһан угълы Казый Насыйр (чын исеме — Борһанеддин углы Насреддин) — Алтын Урда чоры әдибе, татарларның һәм үзбәкләрнең уртак язучысы дип исәпләнә[1].

Борһан угълы Казый Насыйр
Псевдонимнар: Рабгузый
Туу датасы: XIII йөзнең ахыры
Үлем датасы: XIV йөзнең беренче чиреге
Ватандашлык: Алтын Урда
Эшчәнлек төре: язучы,әдип
Яшәү җире Алтын Урда

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Тумышы белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән булуы фараз[2]. Тәхәллүсе нигезендә Хәрәзм өлкәсенең Рабат угыз дигән җире белән бәйләнеше дәлилләнә[2]. Күп еллар дәвамында казый вазифасын үти[2]. Насыйр әд-дин Тукбуг әмир вәзирләре арасына керә[2], Мәварәэннәһернең үзәгендә яшәп китә[2]. 1310-1311 елларда үзенең "Кыйссаи Рабгузи" (шулай да "Кыйссасел-әнбия" ("Пәйгамбәрләр турында кыйссалар", «Пәйгамбәрләр тарихы») исемле дини әсәрен иҗат итә. Әсәрен Алтын Урда түрәләренең берсе - Тукбуга багышлый[3].

Кыйссасел-әнбияҮзгәртү

Төп мәкалә: Кыйссасел-әнбия
 
"Кыйссасел-әнбия"нең 1914 елгы басмасы (Казан)

Иске төрки телдә иҗат ителгән "Кыйссасел-әнбия" әсәре татарларда киң таралыш тапкан. Әсәрнең төп нөсхәсе сакланмаган, әмма әсәрне төрки дөньяга кайтару Идел-Урал халыкларында күп кулъязма күчерелмәләре саклануыннан гыйбәрәт[3][4]. Китапның беренче басмасы Казан университетының типографиясенең кысаларында Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан 1859 елда бастырыла[3]. Татар һәм башка мәдрәсәләр әсәрне дәреслек буларак кулланалар[2]. Әсәр Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатына зур йогынты ясаган[5].

ЧыганакларҮзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.
  • Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016.
  • Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. История изучения литературы Золотой Орды в Татарстане rus.sptatar.com
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Әдипләр:Насретдин Рабгузый adiplar.belem.ru
  3. 3,0 3,1 3,2 Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.  – Б.70-71.
  4. Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.  – Б.51.
  5. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. - Б.155

Шулай да карагызҮзгәртү