Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари
Габдерәхим Утыз Имәни – татар шагыйре, фикер иясе.
Габдерәхим Утыз Имәни | |
---|---|
![]() | |
Туган | 1754 Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылы |
Үлгән | 1834 Тимәш авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | шагыйрь |
Җефет | Хәмидә |
Ата-ана |
|
БиографияҮзгәртү
Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки, чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе (кайбер мәгълүматларга караганда, аның исеме Гафифә булган) Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында яши башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук Госман үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта. Һәм шунда, әтисе йортында, бала таба. Берничә елдан соң, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук, ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.
- Вильдан мулла мәдрәсәсенә йөри.
- Ырынбур Каргалысына китә, анда Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әмин мәдрәсәсендә белем ала.
- 1788 елда, гаилә белән, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем өстәргә чыгып китә.
1898 елда Кашшафетдин әс-Сөлеки шагыйрьнең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасында “Китабы мөһиммәт әз-заман” дигән җыентык чыгарган.
2011 елны Гай шәһәре районара прокуратурасы (Ырынбур өлкәсе) мәхкәмәдән Габдрәхим Утыз-Имәни язган «Җәваһир әл-Бәян» әсәрен экстремистик әдәбият исемлегенә кертерүне таләп иткән.[1]
ХәтерҮзгәртү
- 2016 елда Яр Чаллыда Мәләкәс аръягы бистәсендә төзелгән мәчеткә исеме бирелгән.
- 2022 елда Лениногорск районы Тимәш авылында (әтисенең ватаны, шагыйрь биредә гомеренең соңгы елларын үткәргән) Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылган.[2]
Шулай ук карагызҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари китабы (Татарстан Китап Нәшрияты, Казан, 1986).
ИскәрмәләрҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗаты(үле сылтама)