Төп менюны ачу

Утыз Имән (Яңа Кади)Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы авыл.

Утыз Имән
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чирмешән районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 423109
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Утыз Имян

2000 елның июнендә Яңа Кади авылына, Габдерәхим Утыз Имәнинең исемен мәңгеләштерү максатында, аның элекке тарихи исеме — Утыз Имән исеме кайтарылды.

Яңа Кади авылы район үзәге Чирмешәннән 24 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыл Олы Сөлчә суына уң яктан килеп кушыла торган Сөлчә елгасы буена утырган.

Яңа Кади авыл җирлеге территориясендәге ике авылда (Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә) соңгы өч елда бер яңа йорт төзелгән, 2011дә бер туй булган, 3 бала туган. Бу авылларда 2012 елда 537 кеше гомер кичерә, шуларның 212се – пенсионерлар.[1]

Авыл тарихы һәм Утыз ИмәниҮзгәртү

Яңа Кади авылы Иске Кадидан аерылып чыккан. Аның оешканына 350 еллар була икән. Бу авылда (элекке исеме — Утыз Имән, хәзер бу исем яңадан кайтарылган) 1754 елда шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни туа. Аның әтисе Госман бине Сәрмәки — чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе Утыз Имән авылы кызы була. Өйләнешкәннән соң, алар Тимәш авылында тора башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук аның әтисе Госман бине Сәрмәки үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта һәм шунда, әтисе йортында, Габдерәхим туа. Ике-өч ел да үтми, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.

Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади (Утыз Имән) авылында 90 яшьлек Суфиян бабайдан 1973 елда филология фәннәре кандидаты Ә. Шәрипов «Син безнең авыл кешесе түгел» дигән легенда-риваять язып алган: «Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән соң, бервакыт Габдерәхим яңадан үзенең туган авылы Яңа Кадига кайтып төшкән. Туган-тумачалары, дус-ишләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган. Ләкин авыл старосталары аңа: «Синең атаң Яңа Кади кешесе түгел, Тимәшнеке иде. Шулай булгач, без сиңа йорт корырга җир бирә алмыйбыз, әнә Тимәшкә барып ал»,— дигәннәр. Габдерәхим моңа бик кайгырган, ләкин нишләсен. Ул үзенең бөтен китапларын бәләкәй арбага төягән дә, хатынын, балаларын ияртеп, авылдан чыгып киткән. Киткән вакытта шагыйрь:

Сау бул, сау бул, Утыз Имән, урман-күлләрең белән...
Мин дә сине сагынырмын, кайгылы көннәрең белән,—

дип җырлаган.

Авылны чыккач, ул мәһабәт булып үсеп утыручы утыз имән яныннан үткән. Алар янында туктап, кулы белән кайрыларын сыйпаган, күтәрелеп зәңгәр күккә үрелгән очларына караган. Шунда Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу, алтын имән»,— дип әйткән.

Аннан соң ул туган авылына соңгы караш ташлаган да көнчыгыш яктагы үрнең урман ачыклыгыннан чыгып киткән. Ул урман ачыклыгы анда хәзер дә бар, халык аны «Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы» дип йөртә».

Шул ук 1973 елда галим «Имәннәр» дип аталган риваять язып алган: «Үз гомерендә Габдерәхим туган авылы Яңа Кадига берничә тапкыр кайтып киткән. Яңа Кади табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Аның тирә-ягын ул вакытта калын-калын урманнар уратып алган булган. Авылдан ерак түгел мәһабәт утыз имән үсеп утырган. Шуңа күрә авыл үзе дә элегрәк Утыз Имән авылы дип аталып йөртелгән. Габдерәхим ул имәннәрне бик яраткан. Еш кына ул:

— И-и имәннәр, имәннәр! Мине Кадига тартып кайтаручы сез бит!—дип әйтә торган булган».

Яңа Кадида, мөселман нәселләреннән башка, чуаш нәселе дә бар. Ганиләр тыкрыгының аргы ягында мәҗүси чуашлар яшәгән. Алар татарлашканнар, ислам дине кабул иткәннәр. Хәзерге яшелчә подваллары урыны чуаш зираты булган. Аръякта руслар да яшәгән, мукшылар да булган, ләкин алар авыл булып яшәп китә алмаганнар.

Табигать һәм тирә-юнҮзгәртү

Авыллар тирә-юненең топографиясе бай, атамалар да күп. Сөлчә суы Кызыл Чишмә бистәсе җирләреннән башлана. Ул өч чишмәдән башлангыч ала. Бу чишмәләрнең берсе томаланган, икесеннән су көчле булып ага. Чишмәләрнең мүге кызыл төстә, шуңа күрә авылдан аерылып чыккан бистәне дә Кызыл Чишмә дип атаганнар. Сөлчәгә тагын Ташлы, Ат, Ибраш, Карамалы, Өй суы, Мәчен елгасы исемендәге елга-сулар коя.

Авылда Камышлы күл дигән матур күл булган. Егерме еллар элек күл беткән. Кызганычка каршы, соңгы елларда Татарстан җирләрендәге күп кенә күлләр кипкән һәм аларның урыны сөрелгән.

Кади авылында һәм басуларында чишмә-кизләүләр бик күп. Авылның атаклы чишмәсе — Кади чишмәсе. Аның исеме авылны нигезләгән шәхескә мөнәсәбәтле, дип әйтәләр. Минем дәфтәремә Ташчишмә, Югары оч чишмәсе (кызганыч, без күргәндә ул каралмаган иде), Күкертле чишмә, Батырша чишмәсе, Марталык чишмәсе, Мәчет елгасы чишмәсе, Бәбәй, Ка-бык күпер елгасы чишмәсе, Карамалы елгасы чишмәсе, Баллы чишмәсе, Зирекле елгасы чишмәсе, Озын күпер чишмәсе, Бистә чишмәсе, Салкын чишмә, Кыр чишмәсе һ. б. теркәлгән. Кыр чишмәсенең икенче исеме — Тәмле чишмә. Аның суы бик тәмле һәм шифалы икән. Бу чишмәнең салкын суы, кыш көне эчсәң дә, салкын тидерми, диләр.

Авылда Шарлавык чишмәсе дә бар. Элек аның суы бик көчле булып тирәннән чыккан. Тирәнлеген үлчәү өчен аңа алты дилбегә бәйләп төшергәннәр, әмма төбенә җитә алмаганнар, имеш. Булатовлар чишмәсен рус инженеры ясаткан булган. Аны хәзер дә чистартып торалар. Шәмсуаров Динмөхәммәт чишмәсен дә һәр елны әйбәтләп карап, тазартып куялар. Миңлегол бабай коесының суы тәмле. Аны да авыл халкы тәртиптә тота.

Мунчала буасының тирә-юне шау чишмә булган. Бу буа балыклы.

КлиматҮзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.7 °C -5.6 °C 5.1 °C 14.1 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.4 °C 12.8 °C 4.8 °C -4.3 °C -10 °C 4.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.5 °C.[3]

Күренекле кешеләрҮзгәртү

Югарыда әйтелгәнчә, Габдерәхим Утыз Имәнинең язмышы Яңа Кади (Утыз Имән) авылы белән бәйләнешле. Утыз Имәни Габдерәхим бине Госман әл-Болгари (17541834) — шагыйрь, дин гыйлеме белгече, педагог.

Әхмәдҗан Утыз Имәни (Әхмәдҗан бине Габдерәхим бине Госман әл-Болгари XIX йөзнең беренче яртысы) — яңа дәвернең күренекле шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең улы. Аның тормыш юлы һәм иҗаты әле ныклап өйрәнелмәгән. Әсәрләренең кулъязмалары табылу урынына карап, ул әтисенең авылында — хәзерге Татарстандагы Лениногорск районына керә торган Тимәш авылында, яисә шул тирәдәге авылларда яшәгән дип фараз ителә. Әхмәдҗан Утыз Имәни — берничә шигъри китап авторы. Шулай ук аның китаплар күчерү эше белән дә шөгыльләнгәне билгеле. XIX йөзнең 40 нчы елларында ул иҗат иткән һәм күчергән берничә кулъязма китап сакланып калган.

Яңа Кади авылында Татарстанның халык артисты Рәисә Ибәтулла кызы Гобәйдуллина (19121997) туып үскән. Ул 19341937 елларда Казан татар эшче театрында, 19371949 елларда Мамадыш колхоз-совхоз театрында, 19491970 елларда Әлмәт татар драма театрында эшли.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.

Шулай ук карагызҮзгәртү