Утыз Имәни мәчете

Казанның Идел буе районы мәчете

Утыз Имәни мәчете, Ал Таң мәчете, Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәхәлләсе мәчете (рус. мечеть прихода «Ал Тан» имени Габдрахима Утыз Имяни) [1]Казанның Идел буе районының Имәнлек һәм Зорге урамнары киселешендә, «Ал Таң» микрорайонында 2018 елда төзелә башлаган мәчет. Мәчет өчен җир нәзарәткә бирелгән. Мәчетнең мәйданы 2480 квадрат метрны тәшкил итә, 1000 кешене сыйдыра алачак.

Утыз Имәни мәчете
Нигезләнү датасы 2018
... хөрмәтенә аталган Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан һәм Идел буе районы
Урам Дубравная урамы һәм Рихард Зорге урамы
Хуҗасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Хезмәтләндерүче Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
Мәчетнең проекттагы сурәте

2023 елның 28 июнендә «Ал Таң» мәчетендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылган. [2]

Исеме үзгәртү

Мәчеткә күренекле дин галиме имам Габдрәхим Утыз Имәни (1752―1863) исеме бирелә. Мәчеткә якын урында имәнлек урман массивы урнашканга күрә, галимнең фамилиясе «Имәни»не җирлеккә бәйләү күз алдында тотыла [1].

Тарих үзгәртү

Мәчетнең мәхәлләсе 2014 елда рәсми теркәлү узган. 2016 елда Казанның ун бизнесмены Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга мәчет төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Мөфти әлеге идеяне хуплый һәм ике елдан соң Казан шәһәре башкарма комитеты төзелешкә рөхсәт бирә [1].

Мәчет проектының авторы ― Дмитрий Мусин. Кулдан эшләнгән мозаика шамаилләрнең авторы ― Нәҗип Нәккаш [1].

Тасвирлама үзгәртү

Мәчетнең мәйданы ― 2502 кв. м., зурлыгы буенча ул Колшәриф мәчетеннән генә калыша (10 мең кв. м). Тик Колшәриф мәчете ― беренче чиратта мәчет функцияләрен тулысынча үтәми торган музей булуын исәпкә алганда, Җәмигъ мәчете барлыкка килгәнче «Утыз Имәни» Казан мәчетләреннән иң зурысы булып тора[1].

Бина өч каттан тора. Цокольдә конференц-зал, мәҗлесләр залы һәм запас гыйбадәт заллары булдырыла. Беренче катта ир-атлар өчен, икенче катта хатын-кызлар өчен заллар, шулай ук класслар һәм китапханә була. Мәчет барлыгы 1100 кешене сыйдыра ала. Ике манарасы һәм гөмбәзе бар.

Мөмкинлекләре чикләнгән мәхәллә кешеләре өчен бинада ике лифт, аерым юыну бүлмәсе һ. б. булдырыла. Ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм чишмә ачу планлаштырылган.

Имам үзгәртү

Мәчетнең имамы ― Ирек хәзрәт Җиһаншин, әүвәл ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты рәисе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды генераль директоры, Мәрҗани мәчете имамы һәм Россия ислам университетында тәрбия эшләре буенча проректор булган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү