Утыз Имәни мәчете (Яр Чаллы)
«Утыз-Имәни» мәчете — Яр Чаллы шәһәрендә 14нче булып ачылган мәчет.
Адресы: 423803 ТР, Яр Чаллы, Комсомол районы, Мәләкәс аръягы бистәсе, 27нче комплекс, Аэродром урамы, 20.
Проект авторы — Рамил Хәйруллин. Баш иганәче — EuroGroup башлыгы Алексей Миронов (әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызы истәлегенә төзегән). Мәчет имам-хатыйбы — Салихҗан хәзрәт Гайниев.
Мәчеткә татар шагыйре, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754—1834) исеме бирелгән.
Утыз Имәни мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
«Утыз Имәни» мәчете
| |
«Утыз Имәни» мәчете | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Нигезләүче | «Камгэсэнергострой» EuroGroup |
Төзелеш еллары | 2014 ел—2016 ел |
Төп даталар: 2016 елның 19 ноябре — мәчет ачылу
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртү2014 елда Яр Чаллының Комсомол районы Мәләкәс аръягы бистәсе 27нче комплексында Утыз Имәни исемендәге мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелеше өчен кирәкле 57 сутый җирне шәһәр башкарма комитеты бүлеп бирә. Сазлык урынга туры килгәнгә, нигезгә 12 метр озынлыктагы 49 тимер-бетон субай сугарга туры килә. Мәчет фундаментын «Камгэсэнергострой» оешмасы өеп бирә. Мәчет төзелеше туктап калгач, Яр Чаллы эшмәкәре, Eurogroup компанияләре төркеме директоры Алексей Миронов 10 млн сум акча бирә, үзе төзелешне тәмамлый. Мәчет төзелешенә барлыгы 2 ел 6 ай китә. Башлап йөрүчесе — Салихҗан хәзрәт Гайниев, Утыз Имән (Яңа Кади) авылында туган, «Камгэсэнергострой» генераль директорының элекке урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы [1].
2016 елның 19 ноябрендә мәчетнең тантаналы ачылышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Яр Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов, Габдерәхим Утыз Имәни якташлары – Чирмешән һәм Ленингороск районнары рәсми делегацияләре катнаша[2].
Бина
үзгәртүМәчет 150 гыйбадәт кылучыны кабул итә ала. Ике катлы итеп ак кирпечтән төзелгән, яшел түбәле бина. Мәчеткә киң биек баскычтан менәсе. Беренче катта ир-атлар өчен намаз залы (105 кешелек) һәм гардероб. Икенче катта (тыштан аерым керү юлы булган) хатын-кызлар өчен намаз залы (45 кешелек) һәм имам бүлмәсе. Аскы катта – уку бүлмәләре урнашкан. Мәчет территориясендә киләчәктә кунак өе, имам йорты төзеләчәк. Бина диварында истәлек тактасы беркетелгән[3]:
«Габдрәхим Утыз-Имәни исемендәге мәчет баш иганәче Алексей Василий улы Миронов акчасына Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен һәм әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре төшсен өчен төзелгән»
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мечеть, построенная черемшанцами в Набережных Челнах, носит имя Утыз Имяни. «Безнең Чирмешән», 21.11.2016
- ↑ Камиль хазрат Самигуллин в Набережных Челнах открыл новую мечеть «Утыз Имяни». ТР диния нәзарәте сайты
- ↑ Даниил Ляпунов. В Челнах в микрорайоне Замелекесье открыли мечеть имени Утыз Имяни, построенную главой группы компаний EuroGroup Алексеем Мироновым. kazanfirst.ru, 22.11.2016
Чыганаклар
үзгәртү- Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны
- Яр Чаллы мәчетләре. vk.com
- Аэродром урамы панорамасы
Сылтамалар
үзгәртүЯр Чаллының истәлекле урыннары | ||