Евгений Боратынский музее (Казан)

Евгений Боратынский музее (рус. Музей Е. А. Боратынского) — 1977 елда Казанда ачылган музей, 1981 елдан дәүләт музее. 1983 елдан ТАССР берләшкән дәүләт музее (хәзерге ТР милли музее) бүлеге. РФдә «Пушкин чоры» рус шагыйре, элегия һәм фәлсәфи лирика остасы Е. А. Боратынскийга (18001840) багышланган бердәнбер музей (Мәскәү янындагы Мурановода «Е. А. Боратынский һәм Ф. И. Тютчевның әдәби-мемориаль музее» бар)[1][2]. Музей Казанда XIX гасырның I яртысында агачтан төзелгән шәһәр алпавыт утарында урнашкан. Федераль дәрәҗәдә әһәмиятле тарих һәм архитектура һәйкәле.
Яңартылган музейны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша[3].

Евгений Боратынский музее
Нигезләнү датасы 21 март 1977
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] һәм федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Адрес Казань, ул. Максима Горького, 25/28
Рәсми веб-сайт boratynskiy.tatmuseum.ru
Карта
 Евгений Боратынский музее Викиҗыентыкта

Евгений Боратынский музее
Музейның беренче бинасы
Музейның беренче бинасы
Нигезләү датасы 1977
Урын Казан, М. Горький ур., 25/28
Директор Гөлчәчәк Нәҗипова,
И. В. Завьялова (филиал директоры)
Сайт http://boratynskiy.tatmuseum.ru/
 Евгений Боратынский музее Викиҗыентыкта
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы

Тарих үзгәртү

 
Е. А. Боратынский (1800-1840)
 
Боратынский утары
 
Көнбатыш флигель
 
А. Н. Боратынский (?-1918), утарның соңгы хуҗасы

Музейның Казанда ачылуы очраклы түгел. 1826 елда Е. А. Боратынский Казан алпавыты Л. Н. Энгелһардт кызы Анастасиягә өйләнгән, бирнә итеп Шушар авылы (хәзерге Биектау районы) бирелгән. 1831-1832 елларда шагыйрь Энгелһардтларның гаилә утары булган Каймар авылында (хәзерге Биектау районы) яши, 1833 елның көзендә Казанда үзенең дусты, Е. И. Пугачев фетнәсе тарихы турында китап язу өчен Идел буе һәм Уралга сәяхәткә чыккан А. С. Пушкин белән очраша. Е. А. Боратынскийның үлеменнән соң, аның балалары Казанда урнаша, улы Николай утар сатып ала, әтисенең архивын монда күчерә. XIX гасыр уртасыннан XX гасыр башына кадәр Казанда шагыйрьнең 3 буыны яши. Октябрь инкыйлабыннан соң, Боратынскийларның исән калганнары мөһаҗирлеккә (күбесенчә, Америкага) китәргә мәҗбүр була. Утар талана, Ватандашлар сугышы вакытында утарга бомба төшеп, йорт дивары җимерелә. Совет чорында бинада мәктәп, балалар бакчасы урнаша. Озак вакытлар П. И. Чайковский исемендәге 1нче санлы музыка мәктәбе эшли (әлеге мәктәптә дөньякүләм билгеле композитор Софья Гобәйдуллина укыган).

Мәктәп музее үзгәртү

Е. А. Боратынский музее башта мәктәп музее буларак барлыкка килә. Казанның 112нче санлы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Георгий кызы Загвозкина (19241994)[4] җитәкчелегендә Боратынский шигъриятен яратучылар түгәрәге оеша. Әлеге түгәрәккә йөрүчеләр шагыйрь турында һәм аның туганнары белән бәйле күп санлы истәлекләр табалар, «Безнең табышлар» дигән күргәзмә оештыралар. 1973-1976 елларда 2 меңнән артык кыйммәтле экспонат туплана. Яңа төзелгән 34нче мәктәптә (Короленко ур., 26) музей төзү өчен бирелгән 150 м² мәйданлы бүлмәләр Мәскәү рәссамы М. Б. Стриженов проекты буенча «Е. А. Боратынский музее» итеп җиһазлана. Экспозицияләр ике залда «Е. А. Боратынскийның тормышы һәм иҗат юлы» («Мара», «Петербург», «Финляндия», «Мәскәү», «Казан», «Каймар», «Мураново», «Соңгы еллары», «Е. А. Боратынскийның нәселе») темалары буенча урнаштырыла, өченче зал күргәзмәләр залы булып хезмәт итә. Музей фондлары аерым бүлмәдә саклана. Музейда Е. Боратынскийның Каймардагы эш кабинеты интерьеры торгызыла.
Мәктәп музее 1977 елның 21 мартында ачыла.
1981 елда ТАССР министрлар шурасы карары (№ 253, 21.04.1981) белән Казанның А. М. Горький музеена (бүлекчә (филиал) хокукы белән) кушыла, музейга 2,5 берәмлек штат бирелә, директор итеп Казан университетын тәмамлаган И. В. Завьялова билгеләнә.

1983 елда ТАССР министрлар шурасы карары (№ 254, 16.05.1983) һәм РСФСР мәдәният министрлыгы хаты (№ 2715-01-66, 25.02.1983) нигезендә ике бүлекчәсе белән (Боратынский музее, Кама Тамагы районы Красновидово авылындагы М. Горький музее) А. М. Горький музее ТАССР берләшкән музеена (хәзер ТР милли музее) кушыла. Музей туристлар маршрутына кертелә. Фондка шагыйрьнең үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары, А. С. Пушкинның дусты А. А. Дельвигның йортыннан көнкүреш әйберләре, көнчыгышны өйрәнүче галим А. К. Казем-Бекның шәхси әйберләре, Казан сәнгать мәктәбе рәссамнарының эшләре, Е. А. Боратынский варисларының гаилә архивы (хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, фотосурәтләр, автографлар) һ.б. кабул ителә.

Боратынскийлар утары үзгәртү

1991 елда ТАССР берләшкән музеена музей итеп ясау өчен Боратынскийлар утарының 82 м² мәйданлы көнбатыш флигелен бирәләр[5]. Йорт яңартып корыла, төзәтү эшләре алып барыла. 1991 елның мартында В. А. Нестеренконың проект-остаханәсе буларак, «Гаилә альбомы битләре» экспозициясе ачыла. Экспозицииядә 18301910 еллар арасында Казан мәдәниятендә әһәмиятле урын тоткан Боратынскийларның зур гаиләсенең җылы мөнәсәбәтләре, иҗат атмосферасы күрсәтелә. Боратынскийлар утарында галим А.К. Казем-Бек, язучы Н.М. Гарин-Михайловский, рәссамнар Н. Фешин, А. Фомин, Н. Сапожникова, шагыйрь һәм рәссам П. А. Радимов, Казан сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе нәкышче һәм педагог Н. Н. Белькович һ.б. күренекле казанлылар булган.

Боратынскийлар утарының төп йортында озак еллар Петр Чайковский исемендәге 1нче санлы музыка мәктәбе эшли. 2009 елда музыка мәктәбен аннан чыгаргач, барлык утарда музейлаштыру, яңартып кору һәм төзәтү эшләре башкарыла. Реставрация эшләре Е.А. Боратынский оныгының кызы Ольга Ильина-Боратынскаяның (18941991) «Канун Восьмого дня» романында (К., 2003) сурәтләнгән утар көнкүреше күренешләре һәм күп санлы сакланып калган фотосурәтләр буенча алып барыла[6].

2012 елның маенда башланган реставрация эшләре 2015 елның сентябрендә төгәлләнә. Яңа бина «Боратынскийлар йортының эңгер-меңгер һәм таң ату вакытлары» (рус. Сумерки и рассветы Дома Боратынских) дигән экспозиция белән ачыла.

Хәзерге вакытта музей экспозицияләре өч бинада: беренче булып музейга тапшырылган көнбатыш флигельдә, беренче эспозиция урнаштырылган Казанның Мәскәү районы 34нче мәктәбендә[7] һәм утарның төп йортында урнашкан[8].

Бина үзгәртү

Казанның читендә, Арча кырына якын урында, элекке Зур Лядский урамында (хәзерге М. Горький ур., 25/28) Казан алпавыты Мамаев (вариант: графиня В. Апраксина[9]) өчен 1836-1840 елларда архитектор Ф. И. Петонди (17941874) тарафыннан төзелгән утар. Соңрак утарга шагыйрь Е. А. Боратынскийның улы Н. Е. Боратынский сизелерлек үзгәрешләр кертә. Октябрь инкыйлабына кадәрге соңгы хуҗасы — Александр Николай улы Боратынский (?-1918)[10].

Классицизм архитектурасы стилендә төзелгән шәһәр алпавыт утары үрнәге. Утар ике өлештән: утар (алпавыт) йортыннан һәм ике флигельдән торган. Алпавыт йорты бер катлы, 20-30 см диаметрлы бүрәнәләрдән буралган, биек цокольгә утыртылган агач йорт. Тышкы яктан такта белән тышланган. Йорт фасады агач пилястр портик белән бизәлгән. Тәрәзәләре турыпочмаклы, гади бизәкле кәрнизле. Кунак бүлмәләре анфилада тәртибендә эшләнгән һәм тәрәзәләре белән урам якка, төп фасад ягына карап тора, хуҗалар яши торган бүлмәләр тәрәзәләре белән ишегалдына карый. Флигельләр алпавыт йортының ике ягында урнашкан булган: берсе Зур Лядский урамы белән Комиссариат урамы чатында, икенчесе Зур Лядский урамы буйлап (сакланмаган). Бер катлы флигельләр төп йорттан тәбәнәгрәк, бизәкләре белән берничек тә аннан аерылмый, композиция бөтенлеге бирәләр.

Казанда бердәнбер сакланып калган дворян шәһәр утары архитектурасы һәйкәле буларак әһәмиятле[11].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Валеева Л. Г.[12] Страницы прошлого листая. Из истории Государственного объединённого музея ТАССР 1970-1980 годов. К.: Kazan-Казань. 2005. ISBN 5-85903-031-2
  2. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Литературный музей-усадьба Е. А. Боратынского и Ф. И.Тютчева «Мураново»
  2. Журбенко Оксана.. Мураново.(үле сылтама) historykeeper.ru
  3. В Казани открылась отреставрированная усадьба Боратынских(үле сылтама)
  4. В. Г. Загвозкина — Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Е. А. Боратынский һәм Казан» (К., 1985), «Әдәби сукмаклар: эзләнүләр, очрашулар, табышлар» (К., 1991) китаплары авторы.
  5. Е. А. Боратынский музее турында ТР милли музее сайтында
  6. Музей Е.А. Баратынского. KudaGo.com, 17.05.2013
  7. 34нче мәктәпнең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсендә «Музей Е. Боратынского» презентациясе(үле сылтама)
  8. Е. А. Боратынский музее турында «Музеи России» сайтында
  9. Графиня В. Апраксина.(үле сылтама) ИА «Татар-информ», 29.08.2015
  10. Федорова Наталия. Не угасая духа. «Совершенно секретно», 09.11.2015
  11. Кадырова Айсылу. Казанский музей Боратынского заживёт по-барски. «Вечерняя Казань», 05.09.2015
  12. Люция Гали кызы Вәлиева — 1981—1987 елларда ТАССР берләшкән дәүләт музееның генераль директоры, РСФСР һәм ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани