Суыксу вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге


Суыксу вулысы (тат. سوۋىٰقسو ۋولىٰسىٰ, рус. Студено-Ключинская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньякка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Суксу авылы.

Суыксу вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Суксу

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми тел

татар, рус

Халык саны  (1897)

13 571 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Мәйдан

214 км² (1883)[2],
222 км² (1890)[3]

Суыксу вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Суыксу вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860 елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[4]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССРАрча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Суыксу вулысы Алат, Мүлмә, Чыпчык, Сабакай, Кукмара, Кавал һәм Чар өязенең Сотнур вулыслары белән чиктәш булган.[5]

1924 елда Суыксу вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Дөбъяз вулысына кушыла.[6]

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Суыксу вулысында 21 община, 26 торак пункты (Суксу, Айбаш, Әсән һ.б.) һәм 1816 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 43,5 км², сөрү җирләре 170 км² тәшкил иткән.[7]

1890 елда вулыста 22 торак пункты һәм 2158 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 222 км² тәшкил иткән.[8]

1885 елда Суыксу вулысында 22 торак пункты һәм 2010нан да ким түгел йорт хуҗалыгы исәпләнгән.[9]

1897 елда вулыста 22 торак пункты булган.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897
11511 12378 12384 13571

1883 елда халык саны 11151 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар – 5827 җан, хатын-кызлар — 5684.[7]

1885 елда халык саны 12378 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар – 6051 җан (70 рус, 5981 татар), хатын-кызлар – 6327 (81 рус, 6246 татар). Промыслларга китүчеләр саны – 605.[9]

1890 елда халык саны 12384 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6139 җан, хатын-кызлар — 6245.[8]

1897 елда халык саны 13571 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

1914 елда вулыста 1749 ат, 5232 сарык, 351 кәҗә 10 дуңгыз һәм 2027 баш мөгезле терлек исәпләнгән.[10]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т. (рус)
  3. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  4. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  5. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  6. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  7. 7,0 7,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  8. 8,0 8,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  9. 9,0 9,1 Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  10. Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..