Янгол вулысы (ТАССР)


Янгол вулысы (рус. Янгуловская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнчыгышка 50 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Янгол авылы.

Янгол вулысы
Ил

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Республика

ТАССР

Административ үзәк

Янгол

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

14 856 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Янгол вулысы, харита

Янгол вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Арча даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Арча даругасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгының Малмыж өязендә, 1796 елдан 1816 елга кадәр Нократ губернасының Өрҗем өязендә, 1816 елдан 1920 елга кадәр яңадан оештырылган Нократ губернасының Малмыж өязендә урнашкан.

1920 елның 25 июнендә яңа оештырылган ТАССР составына Янгол вулысы буларак тапшырыла.[[2]

1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1920 елга Янгол вулысы Балтач, Арбур, Иске Чепья һәм Китәк вулыслары белән чиктәш булган.

1925 елда Балтач, Арбор, Сардык, Шәмәрдән вулыслары белән чикләшкән.[3]

1930 елның 23 июлендә Янгол вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Түнтәр районына тапшырыла.

Административ бүленеш

үзгәртү

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Янгол вулысы күрше Шеңшеңәр вулысы исәбенә зурайтыла.[3]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 12 авыл җирлеге, 12 торак пункты һәм 2661 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 225 км² тәшкил иткән.[1]

Янгол вулысы составында Янгол, Борнак, Смәил кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның куп өлеше Татарстанда урнашкан.

1926 елда халык саны 14856 кеше тәшкил иткән.[1]

Авыл хуҗалыгы

үзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр

үзгәртү