Сәрдек вулысы (Татарстан АССР)


Сәрдек вулысы (рус. Сардыкская волость), 1921 елга кадәр Китәк вулысы (рус. Китякская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнчыгышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Олы Китәк, соңрак Зур Сәрдек авыллары.

Сәрдек вулысы
Ил

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Республика

ТАССР

Административ үзәк

Олы Китәк, соңрак Зур Сәрдек

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

17 763 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Сәрдек (Китәк) вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Сәрдек вулысы (1921 ел)

Сәрдек вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Арча даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Арча даругасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгының Малмыж өязендә, 1796 елдан 1816 елга кадәр Нократ губернасының Өрҗем өязендә, 1816 елдан 1920 елга кадәр яңадан оештырылган Нократ губернасының Малмыж өязендә урнашкан.

1920 елның 25 июнендә яңа оештырылган ТАССР составына Китәк вулысы буларак тапшырыла.[2]

1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1920 елда Китәк вулысы Күшкел, Шеңшеңәр, Янгол һәм Мамадыш кантонының Шәмәрдән вулыслары белән чиктәш булган.

1925 елда Янгол, Шәмәрдән вулыслары белән чикләшкән.[3]

1930 елның 23 июлендә Сәрдек вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Кукмара районына тапшырыла.

Административ бүленеш үзгәртү

1921 елда вулыс халкы соравы буенча вулысның 13 торак пункты, шулай ук Олы Китәк авылы кире Вәтке губернасына күчерелә.[4] Шул ук елны вулыс идарәсе Зур Сәрдек авлына күчерелә, ә вулысның исеме Сәрдек дип үзгәртелә.

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Сәрдек вулысы территориясе күрше Күкшел вулысы исәбенә зурайтыла.[3]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 18 авыл җирлеге, 21 торак пункты һәм 3465 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 257 км² тәшкил иткән.[1]

Сәрдек вулысы составында Адай, Зур Сәрдек, Чишмәбаш кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның куп өлеше Татарстанда урнашкан.

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 17763 кеше тәшкил иткән.[1]

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр үзгәртү