Питрәч вулысы (рус. Пестречинская волость) — 1924 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Көньякка 40 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көншбатышында урнашкан. Административ үзәк - Питрәч авылы.

Питрәч вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Питрәч

Нигезләү датасы

1924 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

18 264 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Тарих үзгәртү

Питрәч вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Ногай һәм Чуаш даругаларында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Ногай һәм Җөри даругаларында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Ногай һәм Җөри даругаларында, 1719 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязе Ногай һәм Җөри даругаларында, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Ногай һәм Җөри даругаларында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязе Кулай һәм Кучак вулысларында, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Казан өязе Кулай һәм Кучак вулысларында, 1920 елның 25 июненән декабренә кадәр Татарстан АССРның Казан кантоны Кулай һәм Кучак вулысларында, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Арча кантонының Кулай һәм Кучак вулысларында урнашкан.

1924 елда Кулай һәм Кучак вулыслары юкка чыгу рәвешендә, аларның территориясендә Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1927 елның 14 февралендә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы административ бүленешендә үзгәреш турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән юк ителгән Олы Солтан вулысының Александровка, Екатериновка, Күн, Олы Дәүләзәр, Урта Дәүләзәр һәм Шәле авыллары Питрәч вулысына тапшырылалар.

1930 елның 23 июлендә Питрәч вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Питрәч районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1926 елның 1 гыйнварына Питрәч вулысында 23 авыл советы, 38 торак пункты (Апакай (Ленино-Кокушкино), Питрәч, Салкын Чишмә һ.б) һәм 3505 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 503 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 18 264 кеше[1] тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү ягъни колхозлар оештыру барган.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. 2,0 2,1 ПИТРӘЧ ВУЛЫСЫ (Пестречинская волость) — Милләттәшләр