Эстәрле (Ык кушылдыгы)

елга

Стәрле (СТӘРЛЕБАШ (Стярлебаш), СТӘРЛЕ (Стярле)) елгасы − Ык елгасының сул кушылдыгы. Балтач (БАЛТАЧ (Балтачево)) авылыннан 7 км ераклыкта башланып, Урманай авылыннан югарырак төп елгага коя. Су туплау урыны тулысынча Азнакай районына туры килә, мәйданы − 645 км², озынлыгы 56,4 км. Елга калку булган тигезлектән ага. Стәрле елгасының 17 кечкенә кушылдыгы бар, иңе 8-10 метрга җитә. Ык елгасы белән чагыштырганда ул аз сулы. Аның бассейнында 7 буа төзелгән һәм бүгенге көндә халык хуҗалыгында кулланыла. Стәрле сүзе фарсы телендә су дигәнне аңлата.

Чыганак үзгәртү