Александр Казаков
Александр Казаков (Александр Афанасий улы Казаков, рус. Александр Афанасьевич Казаков) — Советлар Берлеге Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан.
Александр Казаков | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 28 май 1917 |
Туу урыны | Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Александровка авылы |
Үлем датасы | 11 июнь 1950 (33 яшь) |
Үлем урыны | Азнакай |
Иялек | ![]() ![]() |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | капитан |
Җитәкчелек иткән | укчы батальон командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | ![]() ![]() |
Истигъфада | 1946 |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1917 елның 28 маенда (яңача 10 июньдә) Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Сарман районы) Александровка авылында туган. урыс. Александровка җиделлык мәктәбен тәмамлаган. Туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли.
1938-1940 елларда хәрби хезмәттә була. Свердлауда хәрби пехота училищесын тәмамлаган (1940).
1940-1941 елларда ТАССР Яңа Чишмә районы «Кызыл Октябрь» совхозында бүлекчә җитәкчесе була.
Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү
1941 елның 26 июнендә сугышка китә. II Беларус фронтының 33- армия, 222- укчы дивизиясе, 787-укчы полкның укчы батальон командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү (1941-1942), Ржев-Вязьма (1942) юнәлешләрендә хәрәкәт итә. Смоленск өчен барган каты сугышларда яралана. Беларусның Могилёв өлкәсен азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. 1944 елның 23 июнендә Проня елгасын кичеп, Горецкий районы Головичи авылы янында дошман саклану сызыгын өзә. 1944 елның 27 июнендә Днепрны кичә, дошман плацдармын кулга төшерә, берничә контрһөҗүмен кире кайтара.
ССРБ Югары шурасы президиумы указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңҮзгәртү
- 1946 елдан капитан дәрәҗәсендә запаста.
- Азнакай авылында (1956 елдан эшчеләр бистәсе, 1987 елдан шәһәр) яши.
- ТАССР Азнакай районы Кәкре Елга МТС ында директор булып эшли.
- 1950 елның 11 июнендә, Минзәләгә барганда, машина авариясендә үлә. Кәкре Елга МТСы конторасы алдындагы бакчада җирләнә.
- 1975 елда, туган авылына алып кайтып, авыл зиратында яңа кабергә күмелә.
ХәтерҮзгәртү
- Туган авылында урамга исеме бирелгән.
- Александровкада бюст һәм һәйкәл куелган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел, 24 март).
- Ленин ордены.
- Кызыл Йолдыз ордены.
ЧыганакларҮзгәртү
- Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.(тат.)(рус.)
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
- Герои Советского Союза. Мәскәү, 1987, том 1 ч. 2 (Е-Л).(рус.)
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Казан, 2010.(рус.)