Кәкре Елга МТСы

Кәкре Елга МТСы бистәсе (рус. поселение Какре-Елгинской МТС) ― МТС янында бистә (рус. поселение при МТС), Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1934-1958 елларда Кәкре Елга авыл советына караган. Белешмә басмаларында 1958 елдан соң телгә алынмый. 1945-1950 елларда Кәкре-Елга МТСы директоры булып Советлар Берлеге Каһарманы Александр Афанасий улы Казаков (1917―1950) эшләгән.

Кәкре Елга МТСы
Карта

География

үзгәртү

Кәкре Елга МТСы Кәкре Елга авылыннан бер км ераклыкта биек урында урнаша. Ике ягыннан урман белән капланган. Янәшәдә Шәрә тау һәм Шалкан тавы урнашкан.

Административ бүленеш

үзгәртү

1934―1958 елларда – Азнакай районының Кәкре Елга авыл советы составында.

Халык саны

үзгәртү

Халык саны – ~50 кеше (1950 ел, күпчелек татарлар, азчылык руслар). МТС бистәсендә Дульскийлар, Шакировлар, Казаковлар, Гатауллиннар, Зиннәтуллиннар, Йосыповлар, Идиятовлар, Зыятдиновлар, Баһаветдиновлар, Дәүләтгәрәевлар, Петушковлар, Черезовлар, Закатовлар, Ханнановлар, Зиннуровлар, Кашаповлар, Латыйфуллиннар, Сираҗиевлар, Фазлыевлар, Кац гаиләсе һ. б. яшәгән.

 
Советлар Берлеге Каһарманы Александр Казаков (1917―1950), Кәкре Елга МТСының 1945-1950 еллардагы директоры

Район колхозларына техник ярдәм күрсәтү өчен машина-трактор станцияләре(рус.) булдырыла.

  • 1930 елда СССР Хезмәт һәм Оборона советы карары белән Тымытык МТСы төзелә. Ул Тымытык районының 12 күмәк хуҗалыгын хезмәтләндерә.
  • 1934 елда Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссариаты карары белән Кәкре Елга МТСы төзелә (Тымытык МТСыннан аерылып чыга, аның беренче директоры - Кәбир Гафуров, баш механик – Хәмидуллин, механик - Кашапов, Шакиров, агрономнар - Соловьев, Афанасьев, Тимербулатов булган). 1934 елда биредә «Интернационал-16» маркалы 16, 1935 елда 24 трактор була[1][2]. Азнакай районының 7 күмәк хуҗалыгын хезмәтләндерә. Ул, килешү төзеп, күмәк хуҗалыкларда механика таләп ителгән эшләр башкарырга, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү һәм гомуми терлекчелекнең продуктлылыгы буенча дәүләт планнарын үтәүне тәэмин итәргә, шулай ук күмәк хуҗалыкларга агрономия, зоотехника һәм ветеринария буенча хезмәт күрсәтергә тиеш булган. 1935 елның декабрендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән тракторларны файдалану, техниканы, комбайннарны үзләштерү һәм МТС кадрларын әзерләү буенча үрнәк эш алып барган өчен, Кәкре Елга МТСы премиягә лаек була. 1937 елда шартлы 15 тракторга исәпләнгән зур механик-ремонт остаханәсе төзелә.
  • Бөек Ватан сугышына МТС эшчеләре дә алынган, сугышка алынганнарның күпчелеге һәлак булган (мәсәлән, Ильяс Авзалов).
  • Сугыш елларында МТС бистәсенең һәр йортында диярлек эвакуация белән күчеп килгән гаиләләр урнаштырыла.
  • 1945 елда ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты карары белән Азнакай МТСы төзелә. Ул 9 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
  • 1953 елдан Кәкре Елга МТСы – 20, Азнакайныкы 15 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтә[1] .
  • 1958 елда Азнакай МТСы Азнакай РТСы итеп үзгәртелә, калган МТСлар: Тымытык, Кәкре Елга, Чалпы МТСлары Азнакай РТСына аның филиаллары буларак кушыла. Тымытык филиалы 1986 елга кадәр гамәлдә була, калган икесе 1958-1959 елларда «Марс» һәм «Коммунизмга» күмәк хуҗалыклары белән берләшә.
  • 1961 елда Азнакай РТСы ТАССР «Сельхозтехника» республика берләшмәсе буенча фәрман белән Азнакай «Сельхозтехника» район берләшмәсе итеп үзгәртелә.

МТС һәм бистә

үзгәртү
 
Совет МТСы 1956 елда чыккан СССР почта маркасында

Периметры буенча МТС һәм бистә койма белән уратып алынган булган. МТС территориясендә торак йортлар, барак тибындагы йортлар, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары – кибет, клуб, курсант-механизаторлар өчен тулай торак, балалар бакчасы урнашкан булган. Спорт мәйданчыгы төзелгән (МТС директоры А. А. Казаков биредә җирләнгәннән соң, спорт мәйданчыгы «Казаков паркы» дип атап йөртелгән). Соңгы елларда алма бакчасы утыртыла, МТСта эшләүчесе булган һәр гаиләгә бакчадан участок бүленеп бирелә. Шулай ук һәр гаиләгә яшелчә (бәрәңге, суган, кишер, чөгендер) утырту өчен җир кишәрлеге бирелә. Күп гаиләләр терлек һәм йорт кошы: сыер, сарык, дуңгыз, каз, тавык тоткан, шулай үзләрен сөт, ак май, ит, сало, йомырка белән тәэмин иткән. Сыер һәм сарыкларны Кәкре Елга авылы көтүенә куа торган булганнар. МТСта эшләүчеләрнең балалары Кәкре Елга мәктәбенең рус классларына укырга йөргән. 1961 елда бистәдә янгын чыгып, ике йорт янган.

Торак комплекстан бераз читтәрәк авыл хуҗалыгы производство биналары: механика остаханәләре, склад биналары, алачык, буасы булган нефтебаза, ток генераторы (дизельле движок), авыл хуҗалыгы техникасы өчен гаражлар һ. б. биналар төзелгән. МТС матди-техник яктан яхшы тәэмин ителгән. Кичке якта МТС бистәсе йортларына берничә сәгатькә электр тогы бирелгән, шулай итеп, бистәгә электр тогы янәшә авыллардан алдарак бирелә. МТСта комбайнчылар һәм тракторчылар өчен даими эшләүче механизаторлар курслары эшләгән (укытучы Александр Степанович Дульский (1912―1975), ТАССР атказанган механизаторы).

Таралу

үзгәртү

1958 елның мартында ил буенча МТСлар ябыла, техника күмәк хуҗалыкларга сатыла. 1958 елда Азнакай МТСы Азнакай РТСы, аннары район «Сельхозтехника» берләшмәсе итеп үзгәртелгәч, Кәкре Елга МТСы тарала башлый. Биредә яшәүчеләр Кәкре Елга авылына, Актүбә бистәсенә, район үзәге Азнакайга күченә. Соңгы гаиләләрнең берсе булып, Дульскийлар гаиләсе Азнакайга күченә.

Кәкре Елга МТСының 1940-1957 еллардагы еллык хисаплары, җитештерү-финанс планнары Азнакай районы башкарма комитетының архив бүлегендә 52нче сан астында саклана[3].

Директорлар

үзгәртү

1934 елдан беренче директор Кәбир Гафуров (репрессияләнә һәм атып үтерелә), 1936 елда директор булып Гәрәев, 1937-1943 елларда ― Ислаев, 1943-1945 елларда ― Сәлахетдинов, 1946-1950 елларда – Советлар Союзы Герое Александр Казаков эшли. 1950-1958 елларда МТСны Касыйм Гатауллин җитәкли. Бу чорда станция территориясе киңәя. Биредә 2 катлы контора һәм кинотеатр бинасы, аерым кибет, ашханә, тулай торак, МТС хезмәткәрләре өчен 21 фатир төзелә. Бу торак зонасы МТС бистәсе дип аталып йөртелә[1].

Александр Казаков

үзгәртү

1946―1950 елларда МТС директоры булып Советлар Союзы Герое Александр Казаков эшли. 1950 елның 11 июлендә, 33 яшендә юл фаҗигасендә (автомобиль һәлакәтендә) вафат булгач, МТС конторасы каршында җирләнгән. Һәр елны кыз туганнары килеп, каберен зиярат кылганнар. МТС таралгач, кабер ялан кырда кала. 1975 елда җәсәде туган ягы – Сарман районы Александровка авылына күчерелеп, яңадан җирләнгән [4].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 85-летие Азнакаевского района, управлению «Азнакаевскнефть» и поселку Актюбинский – 60 лет., archived from the original on 2022-08-29, retrieved 2022-08-29 
  2. Какре-Елга. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Какре-Елгинская машино- тракторная станция. Фонд № 52
  4. Бөек Ватан сугышы чоры // Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 217нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Әдәбият

үзгәртү
  • Галина Дульская. Наша ЭМ-ТЭ-Эсовская жизнь // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 138-147нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү