Рафис Галиев (1961)

хуҗалык эшлеклесе (Азнакай, Татарстан, Россия)

Рафис Галиев, Рафис (Рәфис[1]) Фатыйх улы Галиев (1961 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай) ― хуҗалык эшлеклесе, 2008-2011 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы.

Рафис Галиев
Туган телдә исем Рафис Фатыйх улы Галиев
Туган 20 ноябрь 1961(1961-11-20) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-механик, хуҗалык эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале - 2007

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 20 ноябрендә Татарстан АССР Азнакай шәһәр тибындагы бистәсендә (1987 елдан шәһәр) туган. Югары белемгә ия: 1984 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын, 1990 елда «тау инженеры» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1994 елда «нефть-газ бизнесы» курсы буенча АКШта стажировка узган, 2001-2002 елларда РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә белемен күтәргән [2].

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәт юлын «Азнакайнефть» НГДУ ППД цехы слесарь-ремонтчысы булып башлаган.

1984-2001 елларда «Азнакайнефть» НГДУ ПРС цехы мастеры, өлкән мастеры, нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары, нефть һәм газ чыгару буенча технологик бүлек башлыгы[3].

2001-2002 елларда «Татнефть» ААҖнең инвестицияләр белән идарә итү идарәсенең инвестицияләрне исәпкә алу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы.

2002 елдан «Татнефть» ААҖ Азнакай УПНПиКРСында: 2002-2003 елларда башлыкның беренче урынбасары – баш инженер, 2003-2008 елларда башлык.

2008 елның гыйнварыннан «АзнакайРемСервис» ҖЧҖ башкаручы директоры, берничә уйлап табу авторы.

2008 елның 1 октябреннән 2011 елның 20 декабренә кадәр Азнакай муниципаль районы башлыгы.

«Шешмаойл» идарә итүче компаниясе ҖЧҖ «Пионер - 2000» АҖ башкарма директоры[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рушания Ринат кызы Бәширова, шәхси эшмәкәр, берничә фирма хуҗасы[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Галиев Рафис Фатыхович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 16нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү