Лениногорск политехник көллияте

Лениногорск политехник көллияте, «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем биру учреждениесе (рус. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Лениногорский политехнический колледж»)[1]Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951-1955 елларда эшчеләр бистәсе, 1955 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы [2]. 2012 елдан Азнакай шәһәрендә Лениногорск политехник көллиятенең филиалы (элекке 89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее) эшли (423330, ТР, Азнакай, Солтангалиев ур., 27) [3].
Директор (2017 елдан) — Рафаэль Фәрит улы Кашапов, икътисад фәннәре кандидаты.

Лениногорск политехник көллияте
Элеккеге исемнәр Лениногорск һөнәри лицее-32 (2007 елга кадәр)
Нигезләү елы 1953
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Лениногорск
Адрес 423250 ТР Лениногорск, Кошевой урамы, 15нче йорт.
Сайт http://leninogorsklpk.ru/?page_id=2040
Логотип
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

2007 елда ТР министралар кабинеты карары белән[4] 32 нче санлы Лениногорск һөнәри лицее Лениногорск политехник көллияте итеп үзгәртелгән.

2012 елның апрелендә ТР министралар кабинеты карары белән[5] Лениногорск политехник көллиятенә 14нче санлы Лениногорск һөнәри лицее кушылган.

2012 елның 20 октябрендә ТР министрлар кабинетының 800нче санлы карары белән Азнакай 89нчы санлы һөнәри лицее Лениногорск политехник көллиятенең филиалы итеп үзгәртелә[3].

Белгечлекләр үзгәртү

  • Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру (техник, контроль-үлчәү приборлары слесаре) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Компьютер системаларында программалаштыру (техник-программист, ЭВМ операторы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану (техник, төзелештә буяучы, штукатурчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыру производствосы (техник, электр белән эретеп ябыштыручы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник, автомобиль ремонты буенча слесарь, «С» категорияле йөртүче) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау (техник, электр корылмасын ремонтлау буенча слесарь-электрик) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, аш-су остасы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Икьтисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер, салым салу буенча белгеч) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Машина төзелеше технологиясе (техник, киң профильле станокчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Сатучы, контролер-кассир — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Гомуми төзелеш эшләре остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы) — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Станокчы (тимер эшкәртү) — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Авыл хуҗалыгы производствосы остасы — 3 ел 5 ай укыйсы.
  • Автомеханик — 2 ел 5 ай укыйсы[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү