Виктор Герасименко (1949)

Виктор Герасименко, Виктор Григорий улы Герасименко (рус. Виктор Григорьевич Герасименко, 1949 ел, ССРБ, РСФСР, Рязань) — театр рәссамы. РФ атказанган рәссамы (2005), ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Тукай премиясе лауреаты (2020).

Виктор Герасименко
Туган телдә исем Виктор Григорий улы Герасименко
Туган 1949(1949)
ССРБ, РСФСР, Рязань
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре театр рәссамы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе РФ атказанган рәссамы - 2005
Сайт Виктор Герасименко

Сәнгатьнең төрле жанрларында — театр һәм концерт сценографиясе, станок рәсеме сәнгате, графикада эшли.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елда Рязаньда туган. Рязань сәнгать училищесын (1968) һәм Н. К. Черкасов исемендәге Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының куелыш факультетын (ЛГИТМиК, рәссам И. Г. Сегаль остаханәсе, 1975), А. С. Пушкин исемендәге Ленинград академия драма театры каршындагы стажерларның югары курсларын (РСФСР халык рәссамы М. Ф. Китаев җитәкчелегендә, 1984) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1975—1984 елларда Рязань (Рязань яшь тамашачы һәм Рязань драма театрларында) һәм Ижау (Ижау рус драма театрында) шәһәрләрендәге драма театрларында эшли. Россиянең кайбер театрларында спектакльләр куя.

1984–1990 елларда П.И. Чайковский исемендәге Пермь дәүләт академия опера һәм балет театрының баш рәссамы.

1993 елдан — Мәскәү театрларында («Новая опера», «На Покровке», «Балет Москва», Эстрада театры, Милләтләр театры) спектакльләр куя.

1999 елдан – Е. В.К олобов исемендәге «Яңа Опера» театрының рәссамы, 2001—2017 елларда баш рәссамы (Мәскәү)[1].

Күренекле хезмәтләре үзгәртү

РФ шәһәрләрендә (Мәскәү, Пермь, Казан, Екатеринбург, Уфа, Сарытау, Ижевск, Рязань, Грозный, Ярославль, Кострома һ. б.) 150дән артык опера, балет, драма спектакльләрендә сәхнә бизәлешен ясаган һәм костюм эскизларын эшләгән.

  • 1984 — «Аннок» (И. Гаврилов пьесасы; Ижевск, Удмурт милли театры, режиссер В. Раку)[2]
  • 1986 — «Спартак» (А. И. Хачатурян музыкасына балет; Пермь, П. И. Чайковский исемендәге ДАОБТ), В. Сәлимбаев хореографиясе);
  • 1987 — «Таш балбал» (Д. Суворов музыкасына балет, Пермь, П. И. Чайковский исемендәге ДАОБТ, В. Сәлимбаев хореографиясе);
  • 1989 — «Көннәр күбеге» (Э. Денисова операсы; Пермь, П. И. Чайковский исемендәге ДАОБТ, Э. Пасынков һәм В. Голод куйган);
  • 1995 — «Ике Фоскари» (Д. Верди операсы, Мәскәү, Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү «Яңа Опера» театры, В. Раку куелышы);
  • 1999 – «Демон» (А. Г. Рубинштейн операсы, Мәскәү, Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү «Яңа Опера» театры, М. Ефремов куелышы);
  • 2000 — «Хуш, Марлен, исәнме» (Г. Минченко пьесасы, Мәскәү, «Эстрада театры», Г. Шапошников куелышы);
  • 2002 — «Мария Каллас», 18-20нче гасыр композиторларының әсәрләре буенча театр тамашасы, Мәскәү, Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү «Яңа Опера» театры, И. Фадеев куелышы);
  • 2003 — «Акчарлак» (А. П. Чехов пьесасы буенча, Мәскәү, «На Покровке» театры, Г. Шапошников куелышы);
  • 2004 — «Актер һәлакәте» (А. П. Чехов әсәрләре буенча С. Коробков пьесасы, Пермь, Яшь тамашачылар театры, режиссер М. Скоморохов) һ. б.

Театр куелышларында катнашу үзгәртү

Муса Җәлил исемендәге театр үзгәртү

  • «Пики дамасы» П. И. Чайковский — сценография
  • «Аида» Дж. Верди — сценография
  • «Севилья чәчтарашы» Дж. Россини — сценография
  • Dona Nobis Pacem («Бүләк безгә тынычлык») — сценография
  • «Дон Кихот» Минкус — сценография[3]

Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү «Яңа Опера» театры үзгәртү

  • «Золушка» Дж. Россини — сценография һәм режиссура
  • «Bravissimo!» (музыкаль гамәл) — сценография
  • «Ике Фоскари» — сценография һәм костюмнар
  • «Руслан һәм Людмила» М. И. Глинка — сценография һәм костюмнар
  • «Демон» А. Г. Рубинштейн — сценография һәм костюмнар
  • «Каприччио» Р. Штраус — сценография һәм костюмнар
  • «Иоланта» П. И. Чайковский — сценография һәм костюмнар
  • «Болар барысы да - Опера!» (театральләштерелгән тамаша) — сценография һәм ут
  • «Мария Каллас» (музыкаль тәкъдим итү) — рәссам
  • «Пики дамасы» П. И. Чайковский — рәссам
  • «Мәче йорты» П. П. Вальдгардт — рәссам
  • «Италиялеләр белән кичке аш» Ж. Оффенбах — рәссам
  • «Джанни Скикки» Дж. Пуччини — рәссам

Дискография үзгәртү

  • «Bravissimo!» (DVD) — сценография

Фильмография үзгәртү

  • 1997 — «Урта яшьләр кризисы» (режиссер Гарик Сукачёв) — рәссам
  • 2000 — «Мәрткә китү» (режиссер Гурий Атнев) — рәссам
  • 2001 — «Ау сезоны 2» (режиссер Владимир Крупницкий) — рәссам
  • 2004 — «Шиза» (Казахфильм, Кинокомпания СТВ, режиссер Гөлшат Омарова) — эпизодик роль[4]

Күргәзмәләре үзгәртү

2007 елда А. Бахрушин исемендәге музейның Кече Ордынкадагы филиалында рәссамның «Яшәеш асылы» дигән шәхси күргәзмәсе оештырылган. Аның картиналары Пермь, Ижевск һәм Мәскәү дәүләт сәнгать галереяләрендә, шәхси коллекцияләрдә тупланган.

Бүләкләре мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1982 — ССРБ халыклары драматургиясе һәм театр сәнгате Бөтенроссия конкурсы дипломы — Грозный драма театрында «Лениниана» спектакленең сценографиясе өчен
  • 2000 — «Демон» спектакле — «Алтын битлек»кә номинацияләнә; операның 400 еллыгына багышланган Мәскәү опера фестиваленең махсус дипломы — «опера спектакленең иң яхшы рәссамы» номинациясендә
  • 2006/2007 ел сезоны — «Мәче йорты» спектакле (С. Маршак буенча) — Мәскәү балалар спектакльләре театр фестивале дипломы — «музыкаль театрда иң яхшы балалар спектакле өчен» һәм «музыкаль театрда спектакльне иң яхшы сценографик гамәлгә ашырган өчен» номинацияләрендә
  • 2009/2010 ел сезоны — «Джанни Скикки» комик операсы — «Алтын битлек» милли театраль премиясенең сәнгать-куелыш төркеме һәм солистлар ансамбле эше өчен махсус призы
  • 2011 ел — Мәскәү шәһәренең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә премиясе — «Сынлы сәнгать» номинациясендә — «Джанни Скикки» һәм «Иоланта» спектакльләрен югары сыйфатлы итеп бизәгән өчен
  • 2005 — РФ атказанган рәссамы
  • 2020 — Тукай премиясеРезеда Ахиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәләштерү өчен (иҗат төркеме эчендә)[5]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, улы һәм кызы, 9 оныгы бар.

Әдәбият үзгәртү

  1. Клименская О. Г. Виктор Герасименко // Художники театра Перми: театрально-декорационное искусство: каталог выставки. М., 1990. С. 5, 17-20.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Виктор Герасименко. Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү «Яңа Опера» театры сайты(рус.)
  2. Виктор Герасименко. Государственный русский драматический театр Удмуртии(рус.)
  3. Айсылу Кадырова. Виктор Герасименко: «Девочкам-припевочкам клипы снимали с Ваней Охлобыстиным». 2021 елның 25 июль көнендә архивланган. «Вечерняя Казань», 20.05.2015
  4. Виктор Герасименко. kino-teatr.ru(рус.)
  5. В Татарстане стали известны имена лауреатов Тукаевской премии. kazan.kp.ru, 26.04.2020(рус.)