Илүсә Хуҗина

җырчы (сопрано, Казан, Татарстан, Россия)

Илүсә Хуҗина, Илүсә Зөфәр кызы Хуҗина (1987 елның 8 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― җырчы (сопрано), Салих Сәйдәшев исемендәге ТР дәүләт Зур концерт залының солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашучы, Татарстанның атказанган артисты (2019), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).

Илүсә Хуҗина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илүсә Зөфәр кызы Хуҗина

Туу көне

8 июнь 1987(1987-06-08) (36 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Яр Чаллы

Эшчәнлек еллары

2008 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш

Жанрлар

опера

Коллективлар

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы

Бүләкләр

Җәлил премиясе - 2023 ТР атказанган артисты - 2019

Илюса Хузина
Тышкы рәсемнәр
Әти-әнисе белән төшкән фоторәсеме.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1987 елның 8 июнендә Яр Чаллыда иҗади гаиләдә туган. Сеңлесе бар. Әтисе Зөфәр Зиннур улы чыгышы белән Татарстанның Алабуга районы Дөм-Дөм авылыннан [1], белеме буенча хореограф; әнисе Җәүһәрия [2] Сарман районы Карашай-Саклау авылыннан, Алабуга педагогия институтын тәмамлаган татар теле укытучысы, Алабуганың «Рәйхан» вокаль ансамблендә җырлаган. Илүсәгә бер яшь вакытта гаилә Чаллыдан Алабугага күченгән, шунда ул музыка мәктәбен һәм 8нче санлы урта мәктәпне тәмамлаган. И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының татар бүлегендә халык музыкасы бүлекчәсен (2008; белгечлек буенча остазы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова; халык җырлары буенча остазы Венера Хәсән кызы Гәрәева), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетының академик вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова курсы, 2013) тәмамлаган, ике ел Кёльн шәһәрендә (Алмания) урнашкан Җыр һәм бию югары мәктәбендә (университет) белемен арттырган.[3] Студент чакта Казан музыка көллиятендә фольклор дәресләре алып барган. Магистратураны тәмамлаганда чыгарылыш курсының сольный концертында (имтиханда) Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсыннан Нәргизә ариясен башкара. [4]

Иҗаты үзгәртү

«Малые города» (2003), «Сандугач сайрар илем» (2003), «Сандугач керде күңелгә» (2004), Сәйдәшев исемендәге вокалистлар конкурсы (2006), «Родники» (2007), «Йолдызлар фабрикасы» (2007), Ваһапов фестивале (2008), «Татар моңы» (2010), «Сөембикә варислары» (2010), «Иртыш моңнары» (2010), Viva Music (2011), Яхин исемендәге конкурс (2012), Vissi D`Arte (2016) һ. б. конкурсларында катнашып, җиңүче һәм призер була.

2012 елның мартында Моцартның «Фигаро туе» операсында Сюзанна партиясен башкара. Шул ук елның августында Италиянең Римини шәһәрендә Associazione Culturale Artistica Enarmonica вокал сәнгате осталыгы курсларын, танылган опера җырчысы Таһира Менаждинованың мастер-курсын (Прага), Abdrazakov fest 2020 халыкара музыка фестивале кысаларында Илдар Абдразаков һәм Лучано Ганчиның (Италия) мастер-классын уза. [5]

2013 елның декабрендә Берлин филармониясендә Берлин симфоник оркестрының Раштуа концертында катнаша. Дирижеры Ильмар Лапинш (Латвия).

2014 елда Кельн театрында Кшенекның «Диктатор» операсыннан Шарлотта партиясен һәм Аахен (Алмания) дәүләт театрында Моцартның «Ялган бакчачы» операсыннан Сандрина партиясен башкара.

2015 елның июлендә Казанда Су спорт төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаша.

2015 елның сентябрендә Игорь Крутой белән бергә аның иҗат кичәсендә чыгыш ясый.

Аурупадан кайткач, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залының солисты булып эшли, хәйрия концертлары оештыра, төрле проектларда катнаша, яңа җырлар яздыра, бәйгеләрдә жюри әгъзасы була, җитди хөкүмәт мәдәни чараларында катнаша.[6], Аурупа, Азия илләрендә (мәсәлән, Япониядә) еш кына гастрольләрдә була, контракт вакытында үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.[7]

Репертуар үзгәртү

Альбом үзгәртү

  • 2022 – «Сихри моңнар» (13 җыр, Эльмир Низамов белән иҗади дуслыкта)[11]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Заслуженная артистка РТ Илюса Хузина поделилась своими воспоминаниями детства в родном селе отца. «Новая Кама», 14.02.2021
  2. Завгария Хузина ВКонтакте
  3. Мөршидә Кыямова. Илүсә Хуҗина: «Чит илдә күпме генә яшәсәм дә, күңел татарчаны таләп итә». «Идел», 2.05.2021
  4. Лилия Гыймазова. Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды». Ватаным Татарстан, 20.01.2021
  5. Илюса Хузина приглашает на свой сольный концерт. БТК, 01.06.2022
  6. Илюса Хузина: «Даже татарскому зрителю надоели аранжировки, где звучат синтезатор и баян». «Дуслык»
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Илүсә Хуҗина: “Европада бөтен чит ил программасын җырлый алам, ләкин организмым татарча җыр таләп итә”. Интертат, 6.12.2018
  8. Зилә Мөбәрәкшина. Илүсә Хуҗина: Кайда гына булсам да, татар җырын яңгыратам. Татар-информ, 22.08.2018
  9. Зөлфия Галим. Илүсә Хуҗина Аршак Алтунянга кияүгә чыкканмы? Шәһри Чаллы, 27.01.2022
  10. «Зөләйха» (Илүсә Хуҗина башкара, гитарада Оскар Юнысов). YouTube, 2:28
  11. ‎Альбом «Сихри моңнар» (Илүсә Хуҗина & Эльмир Низамов) в Apple Music
  12. Илюсе Хузиной присвоили звание заслуженной артистки Татарстана(рус.)
  13. Татарстан Республикасы Муса Җәлил премиясенең быелгы лауреатлары билгеле. «Сөембикә», 15.02.2023

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү