Марат Зарипов (1956)

Марат Зарипов (Марат Нәби улы Зарипов) – музыкант (скрипка), педагог. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1999). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2010).

Марат Зарипов
Туган телдә исем Марат Нәби улы Зарипов
Туган 1 июнь 1956(1956-06-01) (67 яшь)
Литва, Капсукас шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)
Җәлил премиясе (1987)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 1 июнендә Литвада, Капсукас шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка музыка мәктәбен (көллият) (1974), Казан дәүләт консерваториясен (1979), Казан консерваториясендә аспирантура (1981) тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Нижгарда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[1]1997 елдан Сембер шәһәрендә узучы «Яшь сәләтләр - яңа исемнәр» (Юные дарования - новые имена) өлкә бәйгесендә жюри рәисе була.

Репертуарында Гайдн, Моцарт, Бетховен, Бородин, Чайковский, Рахманинов, Прокофьев, Шостакович, Гобәйдуллина, Денисов, Җиһанов, Әхмәтов, Еникиевның кыллы квартетлары.

Аудиоязмалары үзгәртү

  • Классика ансамбльләре: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
  • «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке – Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
  • Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
  • Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
  • Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Татар квартет миниатюралары: ике скрипка, альт һәм виолончель өчен: партитура. Казан, 1997.
  2. Кәлимуллин Р. Кыллы квартет №3. Мәскәү: Композитор, 2000.
  3. Человек необыкновенной судьбы. китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан: КДК, 2009.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү