Әзһәр Габдуллин (Әзһәр Хәниф улы Габдуллин, 20 октябрь 1923(1923-10-20), Тауасты Байлар, Күзкәй вулысы, Минзәлә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР30 август 1993(1993-08-30) (69 яшь), Казан, Россия) — дирижёр, көйязар, музыка белгече, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989)[2], Казан консерваториясе профессоры (1992), ТДОһБТның хормейстеры (1958-1959), ТАССР җыр һәм бию әнсәмбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968), ТАССР Хор җәмгыяте идарәсе рәисе (1959-1975).

Әзһәр Габдуллин
Туган 20 октябрь 1923(1923-10-20)
Тауасты Байлар, Күзкәй вулысы, Минзәлә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 30 август 1993(1993-08-30) (69 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Академик Королөв урамы
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Җефет Рәшидә Җиһаншина

Биографиясе үзгәртү

Әзһәр Хәниф улы Габдуллин 1923 елның 20 октябрендә ТАССРның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туа. Әтисе урта мәктәп директоры булган.

1952 елда Казан консерваториясенең дирижер-хор факультетын (С. А. Казачков классы), 1955 елда П. И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең аспирантурасын тәмамлый.

Сәнгать белеме кандидаты (1971) ("Татар халык җыры: тематикасы, жанрлары һәм халык башкаруының кайбер үзенчәлекләре»).

1955-1993 елларда Казан консерваториясендә укыта[2].

1957-1967 елларда - Татар академия театры дирижеры[2].

1958-1959 елларда - Татар опера һәм балет театры дирижеры һәм хормейстеры[2].

1967-1968 елларда - ТАССР җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе[2].

1959-1975 елларда - ТАССР хор җәмгыяте идарәсе рәисе[2].

1983 елдан хор дирижеры кафедрасы профессоры[3].

1992 елдан - татар музыкасы кафедрасы профессоры[3].

Татар халык җырлары хорына, татар музыкаль фольклорына, музыкага һәм драматик спектакльләргә багышланган эшкәртмәләр авторы, репертуар җыентыкларын төзүче һәм мөхәррир.

Бөек Ватан сугышы ветераны.

1993 елда Казанда вафат була.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://web.archive.org/web/20171225145030/https://gyteli.info/kazan
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.— С. 8.
  3. 3,0 3,1 Казанская государственная консерватория им. Н. Г. Жиганова // Абдуллин Азгар Ханифович (1923—1993). әлеге чыганактан 2014-03-20 архивланды. 2014-03-20 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — С. 8.

Тышкы сылтамалар үзгәртү