Күзкәй вулысы
Күзкәй вулысы (тат. كوزكەﻱ ۋولىٰسىٰ, рус. Кузекеевская волость) — 1796-1865 елларда Ырынбур губернасына, 1865-1920 елларда Уфа губернасының Минзәлә өязенә һәм 1920-1930 елларда Татарстан АССРның Минзәлә кантонына кергән административ-территориаль берәмлек.
Күзкәй вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, ССРБ |
Үзәк | Күзкәй |
Халык саны | 15577 кеше (1890) |
Әсән, Салагыш (Вәтке губернасының Алабуга өязе), Иске Мәлкән, Балтай, Бәшенде-Останкау, Чаллы һәм Макарьев вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 15577 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Минзәлә районына кушыла.