Рәшит Абдуллин

композитор, җырлар авторы, җырчы, ансамбльләр җитәкчесе

Рәшит Абдуллин, Рәшит Фарук улы Абдуллин (20.08.1951, Казан — 19.02.2004, Казан) — композитор, популяр җырлар авторы, җырчы (бас), 1970-1980 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең һәм «Сәйяр» ансамбленың җитәкчесе. Инструменталь-камера әсәрләре, спектакльләр өчен музыка, җырлар, татар халык көйләренә эстрада өчен эшкәртмәләр, балалар өчен мюзикл авторы.

Рәшит Абдуллин

Р.Ф. Абдуллин (1951-2004)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рәшит Фарук улы Абдуллин

Туу көне

20 август 1951(1951-08-20)

Туу урыны

Казан, ТАССР, ССРБ

Үлү көне

19 февраль 2004(2004-02-19) (52 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

1970-2004

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия Россия

Һөнәрләр

опера һәм эстрада җырчысы, композитор

Моң

бас

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада, опера

Коллективлар

«Сәйяр» ВИА
«Вокал-Арт» ИБ

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Җәлил премиясе (1980)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1951 елның 20 августында Казанда туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1970 [1]), Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиция бүлеген (1979, Р. Билалов классы) тәмамлаган.
1970-1983 елларда «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе.
Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җитәкчесе.
Эстрадада танылгач, академик вокалга күчә. Концертларда Көнбатыш Европа композиторлары Дж. Россини, Г. Доницетти, Дж. Верди һәм рус композиторлары М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов операларыннан арияләр, романслар, татар, рус, чегән халык җырлары башкара.
«Татарстан» ДТРКсында Ф. Шубертның «Гүзәл тегермәнче хатын» (рус. Прекрасная мельничиха) вокаль циклын (ТР халык артисты М. Коварская белән) яздыра.
2000 елда, яшь җырчыларга ачылырга ярдәм итү максатында, «Вокал-Арт» иҗат берләшмәсе оештыра. Иҗат берләшмәсенең уңышы дип, Моцартның «Дон Жуан» һәм Дж. Гершвинның «Порги һәм Бесс» операларының концерт куелышын санарга була. Р. Абдуллин үзе баш рольләрне башкара.

 
«Сәйяр» ВИАсы

Иҗатында академик жанрлар, татар халык иҗаты белән эстрада җырлары арасында алтын урталыкны тапты.
«Сәйяр» ансамбле өчен фанк, соул һәм рок стилендә татар халык җырларына эшкәртмәләр, Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының җырларына («Урман кызы», «Килсәнә», «Синең хакта», «Бик еракта идек без», «Сиреньнәр хуш ис тарата», «Әйдәгез, биибез») аранжировкалар ясый.
Инструменталь-камера әсәрләре яза. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен «Әниләр һәм бәбиләр», «Өч аршын җир», «Ахырзаман» спектакльләренә музыка иҗат итте.

Төп әсәрләре

үзгәртү
  • «Скрипка һәм оркестр өчен концерт» (1981)
  • «Кыллы оркестр өчен музыка» (1983)
  • Нәкый Исәнбәт әкияте буенча балалар өчен «Мырау Батыр» мюзиклы (1990).
  • 200 ләп популяр эстрада җыры авторы[2]: Разил Вәлиев сүзләренә «Ватаным», «Сагыну», «Төсле җыр», «Егерме миллион», Роберт Миңнуллин сүзләренә «Алтын балык», Равил Фәйзуллин сүзләренә «Хәтер» һ.б.

Дискография

үзгәртү
  • 1977 «Ренат Ибраһимов җырлый» (Р. Абдуллинның 2 әсәрен башкара). М, Мелодия. С60-08891-2
  • 1983 «Синең өчен» (Р. Абдуллинның «Мин сине ничек яраттым» җыры). М., Мелодия. С60—20449 001
  • «Татарстанның сәнгать осталары». М., Мелодия.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү