Эльмира Галимова

Эльмира Галимова, Эльмира Мөнир кызы Галимова (1982 елның 20 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — композитор, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013). Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (2007). Сәнгать фәннәре кандидаты. ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2014), Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы (2022), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).

Эльмира Галимова
Туган телдә исем Эльмира Мөнир кызы Галимова
Туган 20 март 1982(1982-03-20) (42 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагыРФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре көйязар
Балалар кызы Индира
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе - 2022
Муса Җәлил премиясе (2013)
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Э. Галимова

1982 елның 20 мартында Яр Чаллыда туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (теория, вокал бүлекләрен) һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (проф. Б. Трубинның композиция классы) (2006) тәмамлый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. Пермь (Сөлил, Ирән елгалары буе) татарларының традицион музыка мәдәнияте турында диссертация яза.[1]

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Төп юнәлеше — классик музыка. Композитор «La Primavera» Казан камера оркестры, Казакъстанның Дәүләт симфоник оркестры, ТР дәүләт квартеты, «Мирас» инструменталь ансамбле, «Болгарлар» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлек итә. «La Primavera» белән берлектә Эльмира Галимова һәм дөньякүләм танылган композитор Беньямин Йосыповның (Исраил) уртак концерты үтте. «Фрески», «Симфоник аллегория» һәм «Небеса-зеркала» әсәрләрен «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» программасы кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестры башкарды.

Эстрада өчен язылган җырлары да байтак. Аларның күбесен Илнар Гәрәев, Венера Шәмиева, Зәйнәп-Зөфәр дуэты җырлый.[2]

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Саксофон һәм камера оркестры өчен «Этно-фантазия» (2010).
  • Дүрт бүлектән торган «Камера симфониясе» (2010).
  • «Сөембикә канаты» арт-операсы (2011).
  • Хор, укучы, камера оркестры өчен «Изге ядкәр» ораториясе (2010).
  • «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы (либретто авторы Роберт Батуллин) (2011) (Г. Кариев театрында куелган).
  • Тукайга багышланган «Ак канатлы шагыйрь» гимны (Мәскәүдә Тукай һәйкәлен ачканда уйнатыла).
  • 200дән артык җыр, 100дән артык күләмле классика юнәлештәге музыкаль әсәрләр язылган. Алар арасында «Сөембикә канаты» арт-операсы һәм «Кол Шәриф» операсы (4 акттан торган 2,5 сәгатьлек опера) бар. Моннан тыш, 6 симфоник картина, шулай ук, 3 концерт жанрында язылган әсәрләр (3 өлештән торган фортепиано һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», шулай ук 3 өлештән торган гитара һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия»), кыл-кубыз һәм симфоник оркестры өчен язылган риваять – «Чатыр-тау» әсәре, камера оркестры өчен «Мегаполис» һ.б. республикабызның татар дәүләт драма театрлары өчен язылган әсәрләр бар[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Өр-яңа академик музыканы пропагандалау белән шөгыльләнүче Халыкара заман музыкасы җәмгыяте (ISCM) дөньяның иң яхшы композиторлары исемлегенә кертеп, Э. Галимованың әсәрләрен халыкара фестивальдә яңгыратты.

Шәхси тормышы үзгәртү

Элекке ире Илнар Гәрәев. Кызы Индира.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү