Чулпан Бәхтиярова

Чулпан Бәхтиярова, Чулпан Нәкыйп кызы Бәхтиярова (6 ноябрь 1926(1926-11-06), Казан, РСФСР, СССР18 декабрь 2013(2013-12-18) (87 яшь), Казан, Россия) — музыка белгече, сәнгать белеме нәмзәте (1964), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1977). 1953-1958 елларда Татар филармониясенең әдәби-музыка лекторие сәнгать җитәкчесе. 1964-1971 елларда Казан пединститутында, музыка тарихы һәм нәзариясе кафедрасы мөдире (1968-1971). 1971-1986 елларда Казан консерваториясендә: проректор (1973-1986), музыка тарихы кафедрасы мөдире (1981-1982). Татар халкының музыка мәдәнияте мәсьәләләренә караган хезмәтләр авторы.[2]

Чулпан Бәхтиярова
Туган 6 ноябрь 1926(1926-11-06)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 18 декабрь 2013(2013-12-18) (87 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Яңа бистә зираты[1]
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Казан зиратлары
  2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В