Әнвәр Шәрәфиев
Әнвәр Шәрәфиев, Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев (1935 елның 15 марты, ТАССР, Азнакай районы, Урсай ― 2024 елның 8 июле, РФ, ТР, Казан) — композитор, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). Татарстанның халык артисты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1973 елдан). Музыка укуханәләре һәм балалар музыка мәктәпләре өчен виолончель, скрипка, баян, фортепиано буенча милли (татар) репертуар булдыру өстендә эшли. Балалар өчен җырлар яза.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1935 елның 15 мартында ТАССР Азнакай районы Урсай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе һәм Зөләйха апасы Бөек Ватан сугышына алынгач, 9 яшендә көтүче булып эшли башлый. Әтисе сугышта алган яраларыннан вафат булгач, гаиләсе матди яктан авыр хәлдә кала. Әнвәрне балалар йортына җибәрәләр. Казан балалар йортында 7 сыйныф тәмамлый.
Балачактан музыкага тартыла. Үзлегеннән баянда, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә. 1945 елда Азнакай районы үзешчәннәре олимпиадасында гармунда татар халык көен башкарып, 1нче урынны ала.
1953 елда Алабуга мәдәният училищесынә укырга керә. Дәүләт имтиханнары тапшырганда комиссия рәисе булган композитор Әнвәр Бакиров сәләтле егеткә Казан музыка училищесынә укырга керергә тәкъдим итә. Әнвәр Шәрәфиев Казан музыка училищесындә Ю. В. Виноградовның композиция классын тәмамлый. Шул уку йортында уку елларында беренче әсәрләре туа: лирик җырлар, вокаль дуэтлар, фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар һ.б.
1960-1966 елларда Казан дәүләт консерваториясендә проф. А.С. Леман классында укый. Вокаль музыкага тугърылыклы калып, Әхмәт Фәйзи сүзләренә романслар шәлкеме иҗат итә. Шулай ук квартет, виолончель өчен пьесалар яза. Диплом эше — «Юллар» симфоник поэмасы.
Уку белән беррәттән, 1960 елларда клубларда, пионер йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, мәдәният йорты директоры булып эшли, музыка мәктәбендә укыта.
1966 елдан Казан педагогика училищесындә баян һәм гомуми фортепиано фәненнән укыта.
1991 елда 4нче татар гимназиясе каршындагы музыка студиясе нигезендә 24нче балалар музыка мәктәбе оештыра, аның беренче мөдире һәм укытучысы була[1][2].
Әнвәр Шәрәфиев 2024 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә вафат була[3]. Казанның «Курган» зиратында җирләнә[4].
Иҗаты
үзгәртү50 елдан артык иҗат һәм музыка-агарту эше белән шөгыльләнә. Симфоник оркестр, хор өчен, камера уен кораллары өчен язылган әсәрләр авторы. 200дән артык җыр һәм романска көй язган. 11 авторлык җыентыгы чыккан.
- 1961 елда беренче җыентыгы — Хисам Камалов сүзләренә «Лирик җырлар» китабы чыга. Татар халык җыр мәдәнияте белән бәйләнеш сизелеп торган җырлары — «Зәңгәр шәл», «Хезмәт турында җыр».
- 1966 елда «Еллар, еллар» исемле икенче җыентыгы нәшер ителә. Китапта мәхәббәт җырларыннан тыш, сугышка, тыныч төзелеш елларына, хезмәт энтузиазмына багышланган, фиркагә, Ватанга мәхәббәт турында, шулай ук комсомол-яшьләр җырлары урын ала: «Фирка алга әйди» (М. Латыйфуллин сүзләре), «Егет турында баллада» (Әхмәт Фәйзи), «Дамирә» (Хисам Камалов), «Бир кулыңны» (Шамил Рәкыйпов), М. Җәлилгә багышланган «Легенда» (Хисам Камалов), «Буровой утлары» (Хисам Камалов), «Комсомоллар җыры» (Хисам Камалов), «Азинчылар җыры» (Мостафа Ногман).
- 1968 елда Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына багышлап, татар һәм рус телләрендә инкыйлаб турында җырлар туплап, җыентык чыгара.
- ТКН 2004 елда «Каен җиле», 2006 елда «Сандугачкай», 2010 елда «Чулпан йолдыз» җырлар җыентыкларын бастырып чыгара [5].
Төп әсәрләре
үзгәртүСимфоник оркестр өчен
Тынлы оркестр өчен
- 1974 «Яшьләр маршы»
Камера уен кораллары өчен
- 1966 Кыллы квартет
- 1972 Виолончель һәм фортепиано өчен баллада
- 1977 Фортепиано өчен сонатина
- 1979 Виолончель һәм фортепиано өчен серенада
- 1981 Виолончель һәм фортепиано өчен ариозо
- 1982 Виолончель һәм фортепиано өчен элегия
- 1986 Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар
- Баян өчен юмореска
- Баян өчен полька
- Скрипка һәм фортепиано өчен бию
- 2011 Скрипка һәм фортепиано өчен «Моң» поэмасы
- Скрипка һәм фортепиано өчен музыкаль мизгел
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
үзгәртүКызыклы факт
үзгәртүӘ. Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә язган «Уйнагыз, гармуннар» җырының[6] исеме белән 1986 елдан Казанда уздырылып килүче гармунчыларның республика фестивале аталган[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайтында
- ↑ Казан мэриясенең рәсми порталы, 21.05.2010(үле сылтама)
- ↑ Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат. Татар-информ, 9.07.2024
- ↑ Ушел из жизни выдающийся композитор Анвар Замилович Шарафеев. Министерство культуры Республики Татарстан, 9.07.2024
- ↑ Таткнигафонд.ру сайты(үле сылтама)
- ↑ Уйнагыз, гармуннар җыры, archived from the original on 2017-04-19, retrieved 2016-11-30
- ↑ «День Казани» сайтында(үле сылтама)
Әдәбият
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКН, 1985.