Хисам Камалов (Хисам Нуретдин улы Камалов) – язучы, фронтовик шагыйрь, Тукай бүләге иясе.

Хисам Камалов
Туган телдә исем Хисам Нуретдин улы Камалов
Туган 14 апрель 1926(1926-04-14)
Кама-Исмәгыйль, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 2 ноябрь 2016(2016-11-02) (90 яшь)
Милләт татар
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1986)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1926 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Кама-Исмәгыйль авылында туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый.

Бөгелмә педагогия училищесын (1950), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1954) тәмамлый.

1954 - 1966 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты мөхәрририятендә эшли.

1967 елдан һөнәри язучы хезмәтендә.

2016 елның 2 ноябрендә кичке сәгать 18 дә вафат, Киндери зиратында җирләнгән[1][2].

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1943 елның ноябреннән 1944 елның апреленә кадәр Суслонгер - Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәч, II Балтика фронтында артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ике тапкыр яралана. Бер аягын өздереп, 1946 елны өенә кайта.

Иҗаты. үзгәртү

Беренче әдәби тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Тәүге шигырьләре “Татарстан яшьләре”ндә, соңга таба “Казан утлары”нда басыла.

1955 елдаЯңадан сафка” исемле беренче китабы, 1956 елдаЧияле тау” исемле икенче китабы дөнья күрә. Төп темалары – Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышы[3].

Яну” (1958), “Мәхәббәт хакы” (1961), “Туган җирдә” (1964), “Әнкәй истәлеге” (1964), “Яшьлек елмаюы” (1973), “Күңелдәге язулар” (1966) поэмалары бар.

1970 елдан башлап, проза әсәрләре яза башлый. Үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын кырыс һәм төгәл детальләр аша сурәтләгән “Һәркемнең гомере бер генә” (1975), “Безне өйдә көтәләр” (1982), “Үлгәннән соң яздым” (1989), “Түләнмәгән күз яше” (1995), “Үксезләр” (2004) һ.б. романнары бар[4].

1955 - 2000 елларда татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә 28 китабы дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1957).

Татарстанның халык язучысы (2001).

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1986) – “Һәркемнең гомере бер генә” һәм “Безне өйдә көтәләр” романнары өчен.

Китаплары үзгәртү

  • Яңадан сафка: шигырьләр. – Казан, 1955.
  • Чияле тау: шигырьләр. – Казан, 1956.
  • Алое утро: стихи. – Мәскәү, 1957[5].
  • Зәй буенда: поэмалар. – Казан, 1963.
  • Вишневая гора: стихи. – Мәскәү, 1963.
  • Тормыш дулкыннары: поэмалар. – Казан, 1968.
  • Һәркемнең гомере бер генә: роман. – Казан, 1975.
  • Күңел: шигырьләр, поэмалар. – Казан, 1976.
  • Бердәнбер ул: повесть, хикәяләр. – Казан, 1982.
  • У каждого – жизнь одна. Казан, 1983.
  • Безне өйдә көтәләр: роман. – Казан, 1986.
  • Үлгәннән соң яздым: роман. – Казан., 1989.
  • Түләнмәгән күз яше: роман, повесть. – Казан, 1997.
  • Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан., 2004

Әдәбият үзгәртү

  • Фәйзи Ә. Шагыйрь биографиясендә – халык биографиясе // Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 225–230 б.
  • Маннапов С. Тормыш үзәннәреннән // Казан утлары. – 1980. – № 3. – 152–160 б.
  • Камалов Б. Яралы бөркет хәзинәсе // Шәһри Казан. – 1996. – 12 апр.
  • Ахунов Г. Таяну ноктасы // Шәһри Казан. – 1996. – 19 апр.
  • Галимуллин Ф. Күңелдәге язулар // Мәдәни җомга. – 1996. – № 17 (апр.).
  • Гаффар Ә. Йөрәк дәрьясы // Мәгърифәт. – 1996. – 9 май.
  • Вәлиев М. «Мин чигенә алмыйм...» // Казан утлары. – 2001. – № 4. – 180–182 б.
  • Сөнгатуллина Г. Ваз кичмәсен кеше яшьлектән // Мәдәни җомга. – 2001. – 21 сент.
  • Вәлиев М. Утны күчер! // М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 141–150 б.
  • Львов М. Вдумчивый поэт // Сов. Татария. – 1957. – 21 февр.
  • Железнов Б. Возвращение в строй // Сов. Татария. – 1957. – 6 июля.
  • Ковалева Г. О войне – ради мира // Веч. Казань. – 1983. – 27 дек.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.
  3. Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү