Миләүшә Таминдарова
Миләүшә Таминдарова (Миләүшә Әмир кызы Таминдарова) — җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
Миләүшә Таминдарова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Миләүшә Әмир кызы Таминдарова |
Туган | 13 май 1960 (62 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Космонавтлар урамы[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы, дирижёр, педагог |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1986), шул ук уку йортында ассистентура (1990) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1990 елдан Казан дәүләт консерваториясендә хор дирижёрлыгы кафедрасында укыта.
- 1994 елдан Казан музыка укуханәсендә хор дирижёрлыгы бүлеге мөдире.
- 2007 елдан Татарстанның дәүләт камера хоры җитәкчесе.
ИҗатыҮзгәртү
Казан дәүләт консерваториясенең С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хорының хормейстеры булып 6 ел эшли. 1997 елдан опера студиясе хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Әлеге хор башкаруында Русия Милли оркестры (җитәкчесе Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Русия саклану министрлыгы симфоник оркестры (дирижёр Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасы яңгырый. 2000 елда хор Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша һәм «Аллилуйя» әсәрен башкара. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм җитәкчелек итә.
ҖырчыҮзгәртү
М. Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була.