Софья Гобәйдуллина

(София Губайдулина битеннән юнәлтелде)

Софья Гобәйдуллина (чын исеме Сания (Сония)[1] Әсгат кызы Гобәйдуллина, 1931 елның 24 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чистай) — мәшһүр татар композиторы.

Софья Гобәйдуллина
Туган телдә исем Сания Әсгать кызы Гобәйдуллина
Туган 24 октябрь 1931(1931-10-24) (92 яшь)
CСРБ, РСФСР, ТАССР, Чистай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Һөнәре композитор

 Софья Гобәйдуллина Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Софья Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә. Монда ул Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский кебек зур талантлы укытучылардан белем ала. 1954 елда Софья Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә. Шул ук елларда ул документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза: «День ангела», «Маугли», «Анна Голубкова», «Чучело», «Кошка, которая гуляет сама по себе» һ.б.

19691970 елларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, 1975 елда «Астрея» группасы белән бергә эшли. 1992 елда композитор Алманиягә – Алпен-Унтерглиде шәһәренә күченеп яши башлый.

Софья Гобәйдуллина күптөрле илкүләм премияләргә ия булган шәхес, композиторның исеме бөтен дөньяга да билгеле.

2001 елда композиторның 70 яшьлек юбилеен каршылап, композиторның балачагы һәм яшьлеге (19321953) узган бинада (Тельман урамы, 29) Казан мэры Камил Исхаков башлангычы белән төзәтү эшләре башкарыла [2]. 22 ноябрьдә биредә Софья Гобәйдуллинаның музей бүлмәләре булган Заманча музыка үзәге ачыла. Өч катлы агач йортның өченче катындагы 6нчы фатирда Софья Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре булдырыла.

Әтисе – Әсгать  Мәсхүт улы инженер- геодезист. Әнисе Федосия Федоровна- укытучы. Әтисе ягыннан бабасы мулла. Гаилә зур булган. 1932 нче елда алар гаиләләре белән Казанга күчкәннәр. 1935 нче елда Чайковский исемендәге музыка мәктәбенә укырга керә. 1946-1949 нчы елларда  Казан музыка гимназиясендә укуын дәвам итә. 1949 нчы елдан 1954 нче елга кадәр профессор Альберт Лемон җитәкчелегендәге композиция классында Казан консерваториясендә укый. Фортопиано классын Григорий Коган җитәкли. 1954 нче елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Юрий Шапорин җитәкләгән композиия классында укый. Соңрак җитәкчесе Николай Пейко була. Фортопиано классын Яков Зак җитәкли. 1963 нче елда Мәскәү консерваториясенең аспирантурасын профессор Виссарион Шебалин җитәкчелегендә тәмамлый. Гомере буе София Гобәйдуллина Дмитрий Шостаковичның сүзләрен исләрендә тотып иҗат иткән. Ул аңа :” “дөрес булмаган” үз юлыгыз белән баруыгызны телим сезгә “,-дигән булган.

1969-1970 нче елларда электрон музыка язу популярлаша. Мәскәү эксперименталь студиядә “Vivente-non vivente” дип аталган электрон пьеса иҗат итә. София Гобайдуллина 25 фильмга музыка иҗат иткән композитор да әле. “Вертикаль” (1967), “Маугли” (1971), “Человек и его птица” мультфильмы, “Чучело” (1983) һ.б.

1979 нчы елда VI нчы композиторлар съездында аның һәм башка 6 композиторның иҗатын тәнкыйтьлиләр. Күп еллар радио һәм телевидениедә София Гобәйдуллина музыкасы яңгырамый.

“Авыр иде яшәү, Германиядә күпкә җиңелрәк. Мин үземне илдән куылган итеп санамыйм. Россиягә мин күп такырлар кайттым.Гел шәһәрләрдә яшәдем. Шулай да эре шәһәрдә яшәү кыен миңа. Иҗат итү өчен миңа тынычлык кирәк. Монда - Аппен авылында тирә – ягымда урман, рәхәтләнеп йөреп тә керә алам. Ике урамы гына булган авылда яшим мин “дип көлемсери София Гобәйдуллина.

70 нче елларда чит илләрдә ул камера музыкасы остасы булып таныла. Шул ук вакытта ул симфоник оркестр өчен әсәрләр иҗат итә. Атаклы скрипкачы Кремер София Гобәйдуллинаның әсәрләре белән бөтен җир шарын әйләнә. Нью-Йорк, Бостон, Париж, Берлин, Франкфурт-ам–Майн, Мүнхен, Лондон, Варшава тамашачыларын таң калдыра. Аның музыкасын һәр җирдә аягүрә басып сәламлиләр. 2005 нче елда Казанның меңьеллыгы исәбеннән София Гобәйдуллина дөньякүләм турне оештыра. 2011 нче елда композиторның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтү хөрмәтеннән Казанда зур тантаналы концертлар булып үтә. Аның исемен йөрткән 2 фестивальдә катнашу өчен Казаныбызга төрле төбәкләрдән кунаклар килә.

2013нче елда 82 яшьлек композитор Лондонда “The rest is noise”  исемле фестивальдә катнаша.

2011 нче елдан Татарстан Республикасының Симфоник оркестры тырышлыгы белән  еллык “Конкордия” фестивале игълан ителә. Фестивальдә танылган Россия һәм чит ил композиторлары чыгышларын күрергә була. Казанда аның исемен йөрткән халыкара пианистлар конкурсы үтә. Анда Казан консерваториясе һәм башка консерваторияләрдән студентлар катнаша. Казанда София Гобәйдуллина яшәгән йортта хәзер аның исемен йөрткән музыкаль Үзәк эшли.

Сихри моң иясе София Гобәйдуллина үзенең дөньяга карашлары белән дә уртаклаша. Ул биргән интервьюлардан мин үзем өчен бу уникаль шәхес турында шуны аңладым: София Гобәйдуллина гуманистик фикерле кеше. Кешеләргә ярату белән карасаң гына ,үзеңә дә кешеләрдән җылылык кайтачак. Ул, әйтерсең безне мәрхәмәтле булырга чакыра. XX нче  гасыр- ниндидер яңалык эзләү чоры. Музыкада, архитерктурада, скульптурада, рәсем сәнгатендә беркайчан да булмаган юнәлешләр туып торырга тиеш диеп саный композитор. “Бу дөньяның ничек яңгыраганнын ишетәсем килә минем. Һәм мин үзем дә ничек яңгырыйм икән? Дөнья белән минем арада нинди уртаклык бар шуны беләсем килә“, -ди композитор.

 
Заманча музыка үзәге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997, 75нче бит
  2. Эльвира Сәмигуллина. София Губайдулина: «Не существует культуры, которая отказалась бы от этнических основ!» БИЗНЕС Online, 02.11.2016
  3. «Люди» сайтында
  4. Татарстан хөкүмәте сайтында, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2016-11-03 

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү