Гөлнара Тимерҗанова
Гөлнара Тимерҗанова - татар эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.
Гөлнара Тимерҗанова | |
Тулы исеме |
Гөлнара Фавил кызы Тимерҗанова |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны |
БАССРның Борай районы, Чалкак авылы |
Эшчәнлек еллары |
2001 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр | |
gulnaratimerzhanova |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1975 елның 29 маенда Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында туа.
Булачак җырчы Казан музыка училищесының әм Казан дәүләт консерваториясенең (2000 ел) вокал бүлекләрен тәмамлаган.
Халык арасында 2001 елда таныла башлый. “Наз”, “Сөю диңгезе”, “Мәхәббәт ялкыны”, “Мин гомеремне багышлыйм сөюгә”, “Бөек сер” һәм “Татар халык җырлары исемле” дисклары бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
Гаиләсе үзгәртү
Әтисе (вафат) Фавил Мәхмүт улы заманында җитәкче дә, механизатор – тракторист та булган. Әнисе Дания Муллакарәм кызы – алдынгы сыер савучы. Бертуганнары – апалары – Руфинә, Гөлфинә, абыйсы – Илфир, сеңлесе – Гөлнур (барысы да Башкортстанда яшиләр).
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Гөлнара Тимерҗанова: «Яшь кызлар арасында үз образлары булырдай өметле җырчылар юк». Интертат, 19.10.2018
- ↑ Гөлнара Тимерҗанова: «Җырлыйм әле мин» 2019 елның 8 июль көнендә архивланган.. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, № 26, 10нчы бит
Сылтамалар үзгәртү
Моны да карагыз үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|