Наил Гобәйдуллин

Гобәйдуллин Наил Шәгъбән улы (23 ноябрь 1928 ел — 19 март 2011 ел) — галим, музыка белгече, композитор. 1973 елдан ССРБ Композиторлар берлеге әгъзасы (1973). Югары мәктәп укытучысы. Сәнгать гыйлеме кандидаты (1968).

Наил Гобәйдуллин
Туган 23 ноябрь 1928(1928-11-23)
Исламбакты, Тарказы авыл шурасы[d], Ярмәкәй райуны
Үлгән апрель 2011 (82 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, музыка белгече

Биографиясе үзгәртү

Наил Шәгъбән улы Гобәйдуллин 1928 елның 23 ноябрендә Башкорт АССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстанның Ярмәкәй районы) Исламбахты авылында туган.

1960 елда Н. Г. Есано һәм А. С. Леман классы буенча Казан консерваториясен тәмамлый. 1960-1976 елларда Уфа сәнгать училищесында гармония, сольфеджио, рус музыкасы һәм музыкаль формаларны анализлау, педагоглык курсларын укыта, бер вакытта 1960-1973 елларда училищеның теория бүлеге мөдире булып эшли.

1964 елдан Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка-педагогия институты аспирантурасында укый һәм 1968 елда «Башкорт совет музыкасы тарихы» («История башкирской советской музыки») темасы буенча кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.

1970 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. 1980-1988 елларда Республика халык иҗаты һәм мәдәни‑мәгърифәтчелек гыйльми‑методик үзәгенең олуг гыйльми хезмәткәре булып эшли.

Фәнни һәм иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге Башкортстанда профессиональ музыка сәнгатенең барлыкка килүен һәм үсешен өйрәнү белән бәйле, 50-дән артык гыйльми һәм методик хезмәт яза.

Биш томлы «ССРБ халыклары музыкасы тарихы» («История музыки народов ССРБ») күмәк фәнни хезмәтен әзерләүдә актив катнаша.

«Нәфисә» (И. Х. Хәбиров һәм Гобәйдуллин либреттосы, Мостай Кәримнең «Чакырылмаган кунак» поэмасы буенча, 1980) балетын, «Скрипка һәм симфоник оркестр өчен кәмит» (1967), Мостай Кәрим шигыренә «Туган җирем, яраткан ярем!..» («Мой ил возлюбленный навеки») кантатасын, камера‑инструменталь әсәрләр, Кадир Даян, Абдулхак Игебаев, Рәшит Нигъмәти, Давыт Юлтый һәм башка әдипләрнең шигырьләренә романслар, җырлар иҗат итә.

Укучылары арасында Э. М. Давыдова, Фәрит Камаев, Н. В. Әхмәтҗәнова, Нажия Аллаярова, А. Сәлмәнова һәм башка сәнгать әһелләре бар.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Новый башкирский балет //Советская музыка. 1963. № 9.
  • История башкирской советской музыки. — Уфа, 1968.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гәрәев Р. В. Ғөбәйҙуллин Наил Шәғбән улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.