Айгөл Хәйруллина

Айгөл Хәйруллина (сәхнә исеме Айгөл Хәйри, тулы исеме Айгөл Әнвәр кызы Хәйруллина (Табаева), 1984 елның 29 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — татар актрисасы һәм җырчысы, Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актрисасы (элек чакырулы солист-вокалисты), «Моң» мәктәп-студиясе һәм продюсерлык үзәге җитәкчесе. Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгеләр җиңүчесе (2008). Борис Покровский исемендәге премия лауреаты (2009). Татарстанның атказанган артисты (2021).

Айгөл Хәйруллина
Айгөл Хәйри
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Айгөл Әнвәр кызы Хәйруллина

Туу көне

29 март 1984(1984-03-29) (39 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

2003-2024

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

классика, эстрада

Коллективлар

Казан дәүләт консерваториясе
Камал театры

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

hairiaigul

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 29 мартында Казанда галим Әнвәр Хәйри гаиләсендә туган. Музыка мәктәбен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсенең хор дирижерлыгы бүлеген (2003), «академик вокал» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2010), Казан консерваториясенең вокал кафедрасында аспирантура (2013) тәмамлый. Язмышын сәнгать белән бәйләргә уйлаган студентларны укыта. Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә эшли. Камал театрында җырлы рольләр башкара, вокал буенча педагог булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Балалар бакчасына йөргәндә беренче тапкыр сәхнәгә аяк басып, алты яшендә республикакүләм бәйге-фестивальләрдә катнаша. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗҗә», «Зөбәрҗәт», «Тәфтиләү» һ.б. халык җырларын башкара. «Күк капусы ачылганда» фильмында (режиссер Фәрид Дәүләтшин) уйный. Финляндия, Төркия, Франция (Канн), Чехия (Праһа), Швеция, Алманиядә чыгыш ясый.

Репертуар үзгәртү

Татар халык җырларын һәм милли классик әсәрләрне, хәзерге заман татар композиторларының эстрада әсәрләрен башкара.

Кызыклы факт үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2006 ― Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар бәйгесе (Казан) — диплом
  • 2008 ― Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар бәйгесе (Казан) — лауреат.
  • 2009 ― IV РФ һәм Франция яшьләр сәнгате фестивале (Канн, Франция) — стипендиат.
  • 2008 ― Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль (Казан) — 1нче дәрәҗә лауреаты.
  • 2010 ― «Сөембикә варислары» төрки-татар фестивале (Кырым) — лауреат.
  • 2010 ― ССРБ халык артисты Борис Покровский исемендәге премия (Мәскәү).
  • 2010 ― Татарстан хөкүмәте гранты.
  • 2021Татарстанның атказанган артистытеатр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[2]

Әдәбият үзгәртү

  1. Нәбирә Гыйматдинова. Тавыш – табигать бүләге. «Сәхнә», 2016 ел, № 6.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү