Камил Монасыйпов
Камил Монасыйпов (Камил Хәмит улы Монасыйпов) – музыкант (альт), педагог. Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы профессоры. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1996). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997). М. Җәлил (1986) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты.
Камил Монасыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Камил Хәмит улы Монасыйпов |
Туган | 16 июль 1950 (74 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, педагог |
Бүләк һәм премияләре | (2002) Җәлил премиясе (1986) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1950 елның 16 июлендә Казанда туган. Казан музыка училищесын (хәзер Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) (1969), Гнесиннар исемендәге музыка–педагогика институтын (1974) тәмамлаган.
- 1975-хәзергәчә Казан дәүләт консерваториясендә укыта, махсус альт сыйныфын алып бара, кыллы уен кораллары тарихыннан, альт һәм скрипканы укыту методикасы фәненнән укыта, 2004-2010 альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире.
- 1979 елдан Казан дәүләт консерваториясе кыллы квартетында (1998 ТР дәүләт кыллы квартеты) уйный.
Иҗаты
үзгәртүРепертуарында Й. Гайдн, В.А. Моцарт, Л. Бетховен, Й. Брамс, А. Дворжак, Р. Шуман, Д. Шостакович, А. Шнитке, Э. Денисов, П. Чайковский, А. Бородин квартетлары; татар композиторларының квартет классикасы. Концерт программасы гаять бай. ТР дәүләт кыллы квартеты белән Россия шәһәрләрендә, АКШ, Япониядә һ.б. илләрдә чыгыш ясый.
Яр Чаллыда (1987, 1991, 1997, 2005, 2007, 2008), Йошкар-Олада (1980, 1985, 1987) мастер-класслар үткәрә, музыка училищелары укучылары өчен лекцияләр укый (2001, 2006, 2007, 2008).
Аудиоязмалары
үзгәртүШәкертләре
үзгәртүХезмәтләре
үзгәртү- Казан консерваториясендә альт сыйныфының оешуы. китапта: Из педагогического опыта Казанской консерватории: Прошлое и настоящее. Казан, 2005.
- Виола һәм скрипкаларның охшашлыгы турында. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2008.
- Ялкынлы карашлы тыныч рыцарь. китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан, 2009.
- Музыка әсәрен өйрәнүдә беренче адымнар. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2010.
- Музыканы кабул иткәндә зиһен белән музыканы ишетү сәләтенең үзара тәэсире. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2012.
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүКазан дәүләт консерваториясе рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.