Газинур Фарухшин

җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты


Газинур Фарухшин, Газинур Мулланур улы Фарухшин (Фарукшин [1]) (1956 елның 14 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Ирмәш ) ― җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2016 ел).

Газинур Фарухшин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Газинур Мулланур улы Фарухшин

Туу көне

14 март 1956(1956-03-14) (68 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР,Актаныш районы, Ирмәш

Эшчәнлек еллары

1973 ―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Агыйдел» ансамбле
ТДОһБТ
Татар филармониясе
«Бәйрәм» ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Газинур Мулланур улы Фарухшин 1956 елның 14 мартында ТАССРның Актаныш районы Ирмәш авылында туган. Иҗат эшчәнлеген Актаныш районы «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблендә җырчы буларак башлый.

1980 елда Газинур Фарухшин Казан музыка училищесына укырга керә. Беренче курсны тәмамалаганнан соң,  аңа Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә тәкъдим итәләр. Биредә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында укый. Студент елларында ук ул радио фондына кергән егермегә якын җыр яздыра. Консерваторияне тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында хезмәт куя.

1986 елда Газинур  Фарухшин  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә күчә. Ул Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләре, Россиянең бик күп төбәкләре буйлап  гастрольләргә чыгып китә. Идел буе регионы (Самара, Саратов, Түбән  Новгород, Чабоксар, Тольятти, Ульяновск, Пенза, Саранск, Ижевск, Йошкар-Ола, Димитровград шәһәрләре) буйлап, Уралда (Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Ижевск, Магнитогорск, Оренбург, Орск, Миасс, Златоуст, Красноуфимск шәһәрләре), Себердә (Төмән, Омск, Нижневартовск, Сургут, Надым, Ноябрьск, Нефтеюганск, Когалым, Уренгой, Тобольск, Урай, Нягань, Лянтор), Коми Республикасы һәм Татарстан, Башкортстан шәһәрләрендә, районнарында уңышлы чыгыш ясый.

Яшь, талантлы җырчының һәр чыгышы шыгрым тулы залларда, көчле алкышлар астында уза. Бу елларда ул җыр сөюче тамашачылар арасында зур популярлык казана.

1991 елдан Газинур Фарухшинның иҗади эшчәнлеге «Бәйрәм» ансамбле белән бәйле. Ул бу елларда әлеге иҗат төркеме белән  илебезнең бик күп төбәкләрендә була.

Газинур Фарухшин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы үткәргән концертларда еш катнаша, шулай ук  дәүләт күләмендә узучы мәдәни чараларда, юбилей кичәләрендә дә еш чыгыш ясый. Табигатьтән бирелгән моңлы тавышлы җырчы халык көйләрен үз итә, лирик җырларга да өстенлек бирә. Шуңа аның репертуарында татар халык җырлары, татар композиторларының лирик әсәрләре зур урын алган.  Алар арасында «Оренбур-Чиләбе», «Су буйлап», «Озата барма, иркәм»,  «Таң җыры» һ.б. татар халык җырлары, «Әй гармун, гармун» (Р. Яхин көе, Н. Дәүли сүз.), «Рәзинәкәй» (С. Сәрвәров көе һәм сүз.), «Актанышым» (И. Закиров көе, Р. Хәлиуллина сүз.), «Сиңа кайтам, газиз туган җирем» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.), «Керкәле таулары» , «Акбүз атым» (И. Закиров көе, Г. Зәйнашева сүз.), «Саубуллашу» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.) һ.б. бик күп җырларның беренче башкаручысы Газинур Фарухшин була.

Пенсиягә чыкканчы ун ел дальнобойщик булып эшләгән. Пенсиягә дә җырчы (вокалист) булып чыкмаган [1].

Мактаулы исеме үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Анна (Питрәч районыннан), гомер буе Казан вертолет заводында инженер булып эшләгән. 1983 елда өйләнешкәннәр. Балалары (кызлар): Гөлнур, Алсу (Мәскәүдә яшиләр). Бер кияве Казакъстан урысы, икенче кияве Мәскәү әрмәне. Оныклары (кызлар): Лилу, Мия, Аня, Аврора, Стелла[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Альбина Гайнуллина. Газинур Фарукшин: «Сәхнәдә кирәксезлегемне тойдым». «Акчарлак», 2022 ел, 2 март, 2-3нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү