Мәхмүт Нигъмәтҗанов

татар фольклор һәм музыка белгече

Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов (1930 елның 10 мае, Олы Арташ, ТАССР, РСФСР, ССРБ2020 елның 4 августы, РФ, Татарстан, Казан) — танылган фольклорчы-галим, музыка белгече, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (1985).

Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Туган телдә исем Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов
Туган 10 май 1930(1930-05-10)
ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Олы Арташ авылы
Үлгән 4 август 2020(2020-08-04) (90 яшь)
РФ, Татарстан, Казан
Яшәгән урын Җиңү проспекты[1]
Милләт татар
Һөнәре фольклорчы, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, музыка белгече
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1985 елда
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1979 елда

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Михнәтле балачак

үзгәртү

Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1930 елның 10 маенда Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылында туа[2]. Ул балачактан анасының көйләп китаплар укыганын һәм бәет-мөнәҗәтләр әйтүен, атасының гармунда халык уйнаганын тыңлап үсә[3]. Үзе дә гармунда музыканы көйләргә 5-6 яшендә өйрәнә. Башлангыч белемне Чәбия Чүрчи күрше авылында рус мәктәбендә ала башлаган[4]. 1939 елда гаиләсе Донбасска күчеп китә. Сугыш башланган 1941 елда анасын җирли, апасы белән абыйсын сугышка озата. Шул сәбәптән Белгород балалар йортына җибәрелә[3].

Бөек Ватан сугышының 1943-44 елларында хәрби заводта столяр эшен башкара, Украина ССРның Кадиевка шәһәрендә һөнәр училищесында укып ала[5]. Сугыш тәмамланганнан соң, Юдино тимерюлчылар училещесындә, аннары Мәскәү тимерюлчылар техникумында белем ала[3]. Уку елларында төрле музыка коралларында, шул исәптән: фортепиано, труба, тромбон, аккордеон, балалайка, гөсләдә, - уйнарга өйрәнә, үзешчән сәнгать төркемнәрендә катнаша[3].

Сугыштан соңгы еллар

үзгәртү

1951-1953 елларда М.Нигъмәтҗанов Юдино тимерюлчылар училищесында укыта, Казан университетының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә[3].

1953 елда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Юдинодагы эшен ташлап Казан дәүләт консерваториясенең композиция-теория факультетына укырга керә, студент елларында үзенең тормыштагы төп эшен билгели[2]. Каникул вакытларында мөстәкыйль оештырылган фольклор экспедицияләрендә татар халык җырларына игътибар итә, борынгы йола, гореф-гадәт җырларының үзенчәлекләре, халык көйләрен җыю һәм өйрәнү тарихы белән кызыксына[3]. Бу аның татар халык җырларын эшкәртүгә багышланган диплом эшендә дә киң чагылыш таба. Югары уку йортын 1958 елда тәмамлап, башта шунда ук, аннары СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли[5].

1967-1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1974-1984 елларда шул ук институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли[5]. Бу хезмәте вакытында М.Н.Нигъмәтҗанов фольклор экспедицияләренең географиясен тагын да киңәйтә, илнең татарлар яши торган һәр төбәгендә булып ала[5].

1979 елда Музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Мәхмүт Нигъмәтҗановка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә[3]. 1985 елда ул татар халык җырларына багышланган хезмәтләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була[3].1985 елдан Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан педагогика институтының музыка факультетында укыта, үзенең иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә[3].

2020 елның 3-4 август төнендә Казан шәһәрендә вафат була, Казанның Осиново бистәсе зиратына җирләнә[6].

Гаиләсе

үзгәртү

Мәхмүт Нигъмәтҗановның анасы Нурҗиһан атаклы дин мәгърифәтчесе Хаҗи Җәләлетдин гаиләсендә туган[3].

Атасы Нигъмәтҗан Мөхәррәмов — шахтер, гармун остасы була[4]. 1928-1930 Донбассның татар шахтерларына, шул исәптә Нигъмәтҗан Мөхәррәмовкә тырыш хезмәтләре өчен Лазарь Каганович тарафыннан 400 мең сум премия тапшырыла[2][4]. Шул акчаны Нигъмәтҗан Мөхәррәмов Саба һәм Кукмара районнарында ике татар мәктәбен төзүгә тапшыра[4].

Иҗаты һәм хезмәте

үзгәртү
 
Мәхмүт Нигъмәтҗанов

1950 елда "Сталинские трудовые резервы" дигән оешманың ун еллыгында Мәхмүт Нигъмәтҗановка балалайкада һәм фортепианода чыгыш ясарга туры килгән[4]. Ул Камил Сен-Cанс әсәрен һәм рус көенә вариация башкарган, мактау грамотасына лаек булган[4].

1970 елда Мәскәүнең «Советский композитор» нәшриятында М. Нигъмәтҗанов тарафыннан татар халык көйләренә багышланган тарихтагы беренче «Татар халык җырлары» китабы бастырыла[2]. Бу китап турында Хәсән Туфан түбәндәге бәяләмәсен бирә.[2]


  «Татар музыкаль фольклорының беренче гранит нигезе булачак бу зур гыйльми әсәрдәге җырларны кызыксынып, хәтта анда тупланган байлыкның-халкыбыз иҗат иткән байлыкның бөеклегенә сокланып күздән кичердем. М. Н. Нигьмәтҗановның чиксез зур көч куеп чын мәхәббәт белән җыйнаган бу гыйльми хезмәтендә биш миллионлы татар халкының йөрәге-күңеле генә түгел, аның гасырлар аша үткән зур, бай гомере дә, тарихы да чагыла. Бу әсәр татар халкының төрле шивәләре эчендәге җырларны табып алып беренче тапкыр дөньяга-мәйданга чыгаруы белән яңа ачыш булып тора»
 

Озак еллар фольклорчы ТӘһСИда эшли, музыка училещесы, педагогия университеты һәм Казан консерваториясендә музыка теориясен укыта. Музыка белгече Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин кебек мәшһүр шәхесләр белән тыгыз иҗади хезмәттәшлектә була[4].

М.Нигъмәтҗанов ССРБдә беренчеләрдән татар халкының төрле этник төркемнәренең халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнә. Әстерхан, Себер, Урал якларында яшәгән татарларның да, керәшен һәм мишәрләрнең дә музыкаль фольклорын туплауга үзеннән зур өлеш кертә[3].

"Магнитофон, фотоаппарат асып, советлар илен кайчак тәпи-тәпи, кайчак мотоциклга утырып йөреп чыктым. Әстерхан якларын, Себер, Төмәнне өйрәндем. Тубылда 91 яшьлек Кучумова Һава ападан "Хан кызы" дигән җырны язып алдым. Мондый табышлар шактый булды[4]", — Мәхмүт Нигъмәтҗанов.

Галим Маҗарстанда лекцияләр укыта[3]. Аның фәнни хезмәтләре, мәкаләләре Бөтенрусия, халыкара конференцияләрдә, симпозиум, форумнарда даими кулланыла, күп фәнни хезмәтләрнең әдәби нигезен тәшкил итә[3]. Ул туплаган 4 меңнән артык халык музыкасының зур өлеше аның «Татар халык музыкасы» өч китаплы җыентыгында дөнья күргән[5]. Озак еллар фольлорчы тарафыннан "Татарстан" радиосы һәм телевидениесендә халык авыз иҗатына багышланган тапшырулар әзерләнә[5]. 1960 елларда Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Петрәксе авылында Йолдыз ханым Алимовадан фольклорчы "Олы юлның тузаны" әсәрен язып ала һәм татар җырчыларына тапшыра, татар халкына онытылып килгән җырын кайтара[5].

«Татар халык иҗатын өйрәнүче, бөртекләп җыючы күренекле галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның исеме, Россиядән тыш, чит илләрдә дә яхшы таныш. Ул башкарган хезмәт фәнни нигезгә корылган. Мәхмүт Нигъмәтҗанов татар халык иҗатын өйрәнү өлкәсендә кискен борылышка иреште. Татар халык җыр сәнгатенең традицион жанрларын һәм стилен яңача өйрәнүгә нигез салды[5]», — Е.В. Гиппиус(рус.), атаклы музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы.

Фәнни хезмәтләре

үзгәртү
  • «Татарские народные музыкальные инструменты»
  • «Тукай һәм музыка»
  • Нигъмәтҗанов М.Н. Татар халык җырлары / М. Нигъмәтҗанов .— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1976 .— 216 б. — Татар телендә.
  • Нигмедзянов М.Н. Музыкально-стилевые особенности традиционной народной песни татар Среднего Поволжья : музыкально-этнографическое исследование : диссертация ... кандидата искусствоведения : 17.00.02. - Казань, 1973. - 178 с.
  • Композиторы и музыковеды Советского Татарстана : [Очерки] / Сост.-ред. М. Нигмедзянов. - Казань : Татар. кн. изд-во, 1986. - 205,[1] с.
  • Нигмедзянов М.Н. Народные песни волжских татар : Исследование / М. Нигмедзянов. - М. : Сов. композитор, 1982. - 135 с.
  • Нигмедзянов М.Н. Начальные уроки игры на аккордеоне. - Казань : Таткнигоиздат, 1966. - 40 с.
  • Татарстан музыкасы / М. Н. Нигъмәтҗанов. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, [1970] .— 118, [1] б. — татар hәм рус телендә.

Җыентыклары

үзгәртү
  • Нигъмәтҗанов М.Н. Аккордеонда уйнарга өйрән [Ноталар] .— Казан : Татар.кит.нәшр., 1966 .— 40б.
  • «Музыка һәм заман»

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай да карагыз

үзгәртү
Татар халык иҗаты