Шамил Тимербулатов
Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013).
Шамил Тимербулатов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Шамил Харис улы Тимербулатов |
Туган | 25 сентябрь 1950 Татарстан, Казан |
Үлгән | 30 май 2013 (62 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Имәнлек урамы[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Җефет | Сәрия Абдрахман кызы |
Балалар | кызлары Гөлнара, Гүзәл, ? [2] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | http://shamiltimer.narod.ru/ |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның Алтынчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.
- 1965-1974 Казан үзешчән сәнгать оешмаларында аккомпаниатор.
- 1974 елдан Казан музыка укуханәсендә укыта.
- 1979 елдан Казан дәүләт консерваториясендә һәм П. Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә укыта.
ИҗатыҮзгәртү
Композитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Европа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.[3]
ӘсәрләреҮзгәртү
Хор һәм симфоник оркестр өченҮзгәртү
- 1975 «Ана» кантатасы (Муса Җәлил сүзләренә)
Симфоник оркестр өченҮзгәртү
- 1972 Ике рояль һәм оркестр өчен концертино
- 1978 Симфония № 1 «Бомбаны яшерегез»
- 1994 Симфония № 2 «Җир сулышы»
- 2000 Симфония № 3 «Гасырлар заманы»
- Симфония-оратория (Габдулла Тукай, Равил Фәйзуллин сүзләренә)
Халык уен кораллары оркестры өченҮзгәртү
- 1977 Баян һәм оркестр өчен концерт
- 2001 «Өчпочмак» фантазиясе
- 2002 «Карт өянке» фантазиясе
- 2005 Балалайка һәм оркестр өчен концерт
Агач тынлы уен кораллары өченҮзгәртү
- 1974 Квартет
Виолончель һәм фортепиано өченҮзгәртү
- 1973 Соната
Фортепиано өченҮзгәртү
Тавыш һәм фортепиано өченҮзгәртү
- 1973 «Хатлар язмышлары» шәлкеме (үз сүзләренә)
- 1978 «Яланда» (Равил Фәйзуллин сүзләренә) (балалар өчен)
- 1979 «Табигать кочагында» (Рафис Корбанов сүзләренә) (балалар өчен)
- 1984 «Тамырлар» (Равил Фәйзуллин сүзләренә)
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1995 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2005 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2013 Тукай премиясе — Симфония № 5 («Җиңүнең хатын-кыз йөзе») өчен
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Алмазова Т. Шамил Тимербулатов. китапта: Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009. ISBN 9785852853196
СылтамаларҮзгәртү
- Ш. Тимербулатов арт.16.ру сайтында 2015 елның 27 май көнендә архивланган.
- Композиторның шәхси сайты
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Шәхси сайтында
- ↑ «Республика Татарстан» газетасында, archived from the original on 2014-11-14, retrieved 2015-02-22