Фәридә Салитова (Фәридә Шәриф кызы Салитова) — сәнгать (музыка) белгече, педагогика фәнннәре докторы, сәнгать фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (1992). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре. РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре.

Фәридә Салитова
Туган телдә исем Фәридә Шәриф кызы Салитова
Туган 12 июнь 1948(1948-06-12) (75 яшь)
Австрия Вена
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре сәнгать белгече, мөгаллим
Ата-ана
  • Шәриф Сәлим улы (әти)
  • Сафия Измаил кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 12 июнендә Венада (Австрия) туган. Әтисе – Шәриф Сәлим улы Салитов (1913, Дәвеш-2004, Казан), тарихчы, икътисадчы. Әнисе – Сафия Измаил кызы Мозаффарова (1919, Казан2000, Казан), юрист.

 
Ф.Ш. Салитова

Казан музыка укуханәсен (1966), «фортепиано» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (И.Ә. Гобәйдуллина курсы, 1971), «музыка сәнгате» белгечлеге буенча ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура (1982) тәмамлаган. Ташкәнттә, Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Сәнгать белеме институтында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) (1985), «Татар халкының музыка-педагогика мәдәнияте үсеше (чыганаклардан алып тотрыклы күренешкә әверелгәнче)» темасына педагогика фәннәре докторлыгына[1] (җитәкчесе проф. Җ.Г. Нигъмәтов) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Фәнни юнәлешләре үзгәртү

Ватан мәдәнияте, сәнгате, педагогикасы, мәгарифенең теориясе, тарихы һәм практикасы.

Хезмәтләре үзгәртү

250 (шул исәптән, 83 фәнни һәм 50 фәнни-популяр һәм публицистик) хезмәте басылган.

Аеруча Салих Сәйдәшевның иҗатын өйрәнү, музыкаль мирасын барлау һәм халыкка кайтару, музеен оештыру өлкәсендә керткән хезмәте зур[3].

  • Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. Монография. Казан: ТКН, 1988.
  • Татарский академический театр оперы и балета им. М. Джалиля. Монография (автордаш). Казан: КДК, 1994.
  • Очерки по истории татарской музыкальной культуры. Уку әсбабы. Казан: КДПУ, 1997.
  • Сплав двух талантов. «Научный Татарстан», 1999, 2- сан (Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев турында)
  • Формирование традиционной музыкально – педагогической культуры татарского народа (VI — XVI вв.). Монография. Казан: КДПУ, 2001.
  • Развитие музыкально – педагогической культуры Казанского края (середина XVI – начало XX). Монография. Казан: КДУ, 2002.
  • Развитие музыкально – педагогической культуры татарского народа (от истоков до начала ХХ вв.). Монография. Казан: КДУ, 2002.
  • Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь. Казан, 2011.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
  • РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре.
  • РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре.

Тукай бүләгенә намзәт — 2012 үзгәртү

«2012 ел»да «Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары: татар һөнәри музыкасын булдыруда жанрның әһәмияте» (1988) һәм «Салих Сәйдәшев. Тормыш һәм иҗат юлы» (2011) китаплары өчен Тукай премиясенә намзәт итеп тәкъдим ителә[4][5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү