Салих Сәйдәшев музее (Казан)

Салих Сәйдәшев музее, рус. Музей Салиха Сайдашева (в Казани)Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1988 елда нигезләнгән, 1993 елдан башлап эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының берләштерелгән музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы. Музей күргәзмәләре күренекле татар композиторы, һөнәри татар музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев (1900-1954) тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә.

Салих Сәйдәшев музее
 Салих Сәйдәшев музее Викиҗыентыкта
Салих Сәйдәшев музее
Нигезләү датасы 1988
Урын 420015 Казан, М. Горький урамы, 13
Директор Алиса Вяткина,
директор Айдар Әхмәдиев[1]
Сайт http://saydash.tatmuseum.ru
 Салих Сәйдәшев музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

  • ТАССР министрлар шурасы 1988 елның 23 ноябрендә Салих Сәйдәшевка музей ачу турында 413нче санлы карар кабул итә.
  • Музей 1993 елның 25 июнендә ачыла.
  • 2023 елның 25 июнендә музейга 30 ел тула. Ремонттан соң, музейның рәсми ачылышы да шул көнне була. Шул уңайдан, композиторның мемориаль бүлмәсе әзерләнә һәм яңа күргәзмә ачыла. [1]

Салих Сәйдәшев үзгәртү

 
Ак зал. С. Сәйдәшев пианиносы
Төп мәкалә: Салих Сәйдәшев

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев — беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист, Татар дәүләт академия театрының 60ка якын спектакленә музыка иҗат иткән көйязар, татар милли сәнгатендә яңа жанр — музыкаль драма жанрына нигез салучы. 1930-1954 елларда (өзеклекләр белән) хәзер музей урнашкан бинаның бер фатирында яшәгән.

Бина үзгәртү

Музейда үзгәртү

  • 1нче катта музыкаль салон һәм китап кибете урнашкан.
  • 2нче катта күргәзмә заллары, үзәктә — Ак зал. Ак залда композиторның «GeorgHoffman» (Берлин, ХIХ г. ахыры –ХХ г. башы) пианиносы урын алган.
  • Күргәзмәләр сурәтләр, яктылык, тавыш берләштерелгән сәнгати чишелеш (инсталляция) юлы белән урнаштырылган. Рәссамнар: Александр Леухин, Владимир Нестеренко.
  • Татар, рус, инглиз телләрендә сөйләүче автогид урнаштырылган.
  • Атнаның дүшәмбедән кала башка көннәрендә 10.00-18.00 сәгатьләрдә ачык. Экскурсияләргә генә хезмәт күрсәтелә[2]

Шәрәфле кунаклар үзгәртү

Кызыклы факт үзгәртү

Музейда Фатыйма-Зөһрә Солтанованың көндәлеге саклана. Аның буенча С. Сәйдәшевның беренче мәхәббәте тарихы турында Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен язган[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Музей Салиха Сайдашева. Салих Сәйдәшев музее (буклет). Гос. объединенный музей РТ. Казань, 1995.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани