Салават Әскаров (Салават Әхмәт улы Әскаров, баш. Салауат Әхмәт улы Асҡаров) – опера җырчысы (бас), РФ (2011) һәм БАССР (1984) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).

Салават Әскаров
Салауат Асҡаров
Туган телдә исем Салават Әхмәт улы Әскаров
Туган 11 апрель 1946(1946-04-11) (77 яшь)
Әлшәй районы Шафран бистәсе
Үлгән 9 декабрь 2019(2019-12-09)[1] (73 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1992)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 11 апрелендә БАССР Әлшәй районы Шафран бистәсендә туган. Дуван мәктәбен, Казан дәүләт консерваториясен «ялгыз җыр» белгечлеге буенча (В. Лазько сыйныфы) тәмамлаган (1980).

Төркия, Португалия, Таиландта гастрольләрдә була. Алмания, Польша, Кипр, КАРда шәхси ангажементы була.[3]

Иҗаты үзгәртү

 
«Урал илчеләре»ндә (Послы Урала) — Иван Васильевич
 
РФ халык артисты исемен бирү тантанасында. 2011
  • В.-А. Моцарт «Дон Жуан» — Командор
  • В.-А. Моцарт «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) — Зарастро
  • Дж. Россини «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) — Базилио
  • Г. Доницетти «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) — Дулькамара
  • Ш. Гуно «Фауст» — Мефистофель
  • Дж. Верди «Риголетто» — Спарафучиле, Монтероне
  • Дж. Верди «Трубадур» — Феррандо
  • Дж. Верди «Бал-маскарад» — Сильвано
  • Дж. Верди «Дон Карлос» — Филипп II
  • Дж. Верди «Аида» — Рамфис
  • Дж. Пуччини «Богема» — Коллен
  • И. Кальман «Сильва» — Ферри
  • А. Даргомыжский «Су кызы» (Русалка) — Тегермәнче
  • А. Бородин «Кенәз Игорь» — Кончак, Галицкий
  • М. Мусоргский «Борис Годунов» — Борис Годунов
  • Н. Римский-Корсаков «Кар кызы» (Снегурочка) — Мороз
  • Н. Римский-Корсаков «Патша кәләше» (Царская невеста) — Малюта Скуратов, Собакин
  • П. Чайковский «Евгений Онегин» — Гремин
  • П. Чайковский «Мазепа» — Кочубей
  • П. Чайковский «Тылсымчы» (Чародейка) — Мамыров
  • П. Чайковский «Иоланта» — Рене
  • С. Рахманинов «Алеко» — Карт чегән
  • Р. Гобәйдуллин «Җиһангир» — Җиһангир
  • Х. Әхмәтов «Нәркәс» — Сынтимер
  • Х. Вәлиуллин «Самат» — Таймас
  • З. Исмәгыйлов «Салават Юлаев» — Юлай Азналин, Сураман (дебют, 1969)[4]
  • З. Исмәгыйлов «Урал илчеләре» (Послы Урала) — Иван Васильевич
  • З. Исмәгыйлов «Каһым-түрә» — Буранбай

Концерт репертуары үзгәртү

  • «Stabat Mater» Дж. Россини
  • Л. ван Бетховенның IХ симфониясе
  • «Реквием» Дж. Верди
  • «Реквием» В.-А.Моцарт

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

«Алтын битлек» премиясе фестивале үзгәртү

2006Зарастро партиясен башкарган «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) операсы (В.-А. Моцарт) «Иң яхшы опера спектакле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[5]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү