Нурлан Канетов

балет артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры премьеры, Татарстанның, РФ (2015) атказанган артисты, РФ дәүләт бүләг

Нурлан Канетов (Нурлан Исмәгул улы Канетов, каз. Ny'rlan I'sma'g'ululy Qanetov, рус. Канетов Нурлан Исмагулович, 12.03.1975) — балет артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры премьеры, Татарстанның, РФ (2015) атказанган артисты. РФ дәүләт бүләге иясе (2005).

Нурлан Канетов
рәсем
Н.И. Канетов
Туганда бирелгән исеме:

Нурлан Исмәгул улы Канетов

Туу датасы:

12 март 1975(1975-03-12) (49 яшь)

Туу җире:

Казакъстан ССР Уральск

Һөнәре:

балет артисты

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Русия Русия

Активлык еллары:

1992 – х.в.

Амплуа:

премьер

Бүләк һәм премияләр:

РФ дәүләт премиясе (2005)

Яшәгән урын

Николай Ершов урамы, Казан[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Алтын Урда» балетында Вәзир (у)
 
«Йосыф турында риваять» балетында Йосыф

1975 елның 12 мартында Казакъстан ССР Җаек шәһәрендә туган.

Алматы хореография укуханәсен тәмамлаган (1993).

Иҗат юлы үзгәртү

2018 елның мартыннан — Казакъ милли хореография академиясенең (Нурсолтан) хореография факультеты деканы[2].

Партияләре үзгәртү

  • Зигфрид, Па-де-труа — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • Граф Альберт — «Жизель»
  • Джеймс — «Сильфида»
  • Ромео — «Ромео һәм Джульетта»
  • Колен — «Юкка шикләнү» (Тщетная предосторожность)
  • Шәһрияр — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)
  • Йосыф — «Йосыф турында риваять»
  • Красс — «Спартак»
  • Арман — «Камелияле ханым» (Дама с камелиями)
  • Вәзир — «Алтын Урда»
  • Юлчы, Кияү — «Carmina burana»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 «Бию җаны» (Душа танца) призы иясе («Балет» журналы) — «Кабынып килүче йолдыз» номинациясендә.
  • 2005 Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләге — Леонид Любовскийның «Йосыф турында риваять» балетында төп рольне башкарган өчен[3].
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • 2015 РФ атказанган артисты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan?fio=%EA%E0%ED%E5%F2%EE%E2+%ED%F3%F0&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
  2. Танцовщик Нурлан Канетов отметит 25-летие творческой деятельности. 2018 елның 23 апрель көнендә архивланган. Сайт Татарского Академического Государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля, 19.04.2018
  3. РФ президенты сайты, archived from the original on 2014-03-07, retrieved 2016-01-15 

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү