Алтын Урда (балет)
«Алтын Урда», рус. Золотая Орда — 2013 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган 2 актлы, 6 пәрдәле балет.
Алтын Урда | |
---|---|
«Алтын Урда» балетыннан күренеш | |
Көйязар | Резеда Ахиярова |
Либретто авторы | Ренат Харис |
Хореограф | Георгий Ковтун |
Беренче куючы дирижёр | Рөстәм Абязов |
Сценография | Андрей Злобин |
Пәрдәләр саны | 6 |
Беренче куелыш | 2013 |
Беренче куелыш җире | Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры |
Авторлар
үзгәртү- Композитор Резеда Ахиярова музыкасы.
- Либретто авторы — Ренат Харис.
- Биюләрне куючылар — Владимир Яковлев, Георгий Ковтун (Санкт-Петербург).
- Сценография — Андрей Злобин (Украина).
- Костюмнар буенча рәссам — Анна Ипатьева (Украина).
- Вәзир ролендә — Нурлан Канетов.
- Батый хан рухы ролендә — Михаил Тимаев
- Җаникә ролендә — Кристина Андреева
- Нуретдин ролендә — Олег Ивенко
- Морза ролендә — Максим Поцелуйко
- Аксак Тимер ролендә — Глеб Кораблев
- Туктамыш ролендә — Олег Рощупкин
Балетта катнашучылар
үзгәртү150 дән артык артист катнаша.
- Морза (Идегәй)
- Нуретдин
- Җаникә
- Батый хан рухы
- Туктамыш
- Вәзир
- Аксак Тимер (Тимерләң) һ. б.
Балетның эчтәлеге
үзгәртүI акт
үзгәртүПролог
үзгәртүИксез-чиксез биләмәләре буенча, Алтын Урданың язмыш арбасын сөйрәп, Батый хан рухы йөри.
Алтын Урда ханы Туктамыш, аның киңәшчесе Вәзир һәм җиңелү белмәс сәргаскәр Морза (Идегәй) күренәләр. Батый ханның рухы аларны тагын бер кат бөек дәүләтнең бөтенлеге өчен җаваплы булулары турында кисәтә.
Шунда ук Туктамыш хан кызы Җаникә белән сәргаскәр Морза улы Нуретдин уйнап йөри.
Ханлыкның ерак өлкәләрендә сугышлар кабынып китә.
Батый ханның рухы пошаманда: ул корган дәүләт сакланып калырмы һәм Батый ханның алтын очлымы (югары хакимият тамгасы) кем кулына эләгер? Акыллы һәм мәкерле Вәзир күптән хакимиятне үз кулына төшерү турында хыяллана һәм ул мәкер кора.
Беренче пәрдә
үзгәртүТуктамыш хан сарае янындагы бакча. Сылу Җаникә дус кызлары белән күңел ача. Алар уенына яшь баһадир Нуретдин кушыла. Егет белән кыз бер-берсенә гашыйк.
Алар артыннан Вәзир күзәтә. Аның Җаникәгә өйләнеп, Туктамыш ханга, тәхеткә якынаясы килә.
Яудан җиңү белән Морза гаскәре кайта. Морза, улының баһадирга әйләнгәнен күреп, сөенә. Аларның очрашуын Вәзир күзәтеп тора.
Икенче пәрдә
үзгәртүТуктамыш хан сарае. Җиңеп кайтучылар хөрмәтенә хан зур мәҗлес оештыра. Морза Туктамышка ганимәт бүләкләр тапшыра һәм Туктамыш ханнан улы Нуретдин өчен кызы Җаникәнең кулын сорый. Хан риза. Вәзир туйны җимерү максаты белән, халык алдында Морзаны һәм аның улы Нуретдинне илдә түнтәрелеш оештырып, Батый ханның алтын очлымын кулга төшерергә маташуда гаепли.
Туктамыш котыра. Морзаны кулга алырга боера. Алыш китә. Нуретдин әтисен яклап сугыша. Морза берничә гаскәрие белән сарайдан чыгып кача, ә Нуретдинне Туктамыш сакчылары эләктерә.
Өченче пәрдә
үзгәртүТуктамыш хан сарае алдындагы мәйдан. Җаникә зинданга ябылган Нуретдин өчен кайгыра.
Вәзир, форсаттан файдаланып, Җаникәнең күңелен яуларга маташа. Ләкин Җаникә аны кире кага. Ачуы чыккан Вәзир, зинданга килеп, Нуретдингә үзенең Җаникәгә өйләнәчәген әйтә.
II акт
үзгәртүДүртенче пәрдә
үзгәртүТуктамыш сарае. Туктамыш хан ил язмышы турында, үзенең иң ышанычлы санаган сәргаскәренең хыянәте турында, кызының киләчәге турында уйлана. Батый хан рухы аның янына килә, ләкин Туктамыш хан аның ярдәменнән баш тарта.
Мәкерле Вәзир Туктамышка Морзаны улының кулы белән үтертергә киңәш бирә. Нуретдинне сарайга китерәләр. Аның күз алдында Җаникә калфагын Морза очлымы белән каплыйлар, янәсе Морза хан кызына кул сузган. Нуретдингә әтисен үтерергә тәкъдим итәләр — бүләк Җаникәгә өйләнү булачак. Вәгъдә ителгәнгә ышанып, көнләшүдән шашынган Нуретдин ризалаша.
Бишенче пәрдә
үзгәртүАксак Тимер сарае. Төрле илләрдә әсир ителгән кәнизәкләр Сәмәрканд әмире каршында бию башкаралар.
Морза килеп керә һәм Алтын Урда казнасыннан алган алтынны Аксак Тимергә бүләк итә. Әмиргә Вәзирнең мәкере турында сөйли. Тимерләң данлыклы сәргаскәргә үзенә хезмәткә күчәргә тәкъдим итә.
Аксак Тимер сараена Нуретдин килә. Морза улы белән очрашуына шатлана. Нуретдин әтисен үзенең кәләшенә кул сузуда гаепли. Морза Коръән тотып ант итә. Ата белән ул татулашалар.
Морза әмирдән Туктамыш һәм Вәзирне җәзага тартуын үтенә. Аксак Тимер Алтын Урданы җимерер өчен Морза кул астында гаскәр җибәрә.
Батый ханның рухы үзе нигез алган дәүләтнең җимереләчәген сизеп, бәргәләнә.
Алтынчы пәрдә
үзгәртүТуктамыш сарае. Җаникә белән Вәзир никахына әзерлек бара. Җаникә кайгыра, ләкин әтисенең сүзеннән чыга алмый.
Сарайда ыгы-зыгы башлана. Аксак Тимер гаскәре сарайга һөҗүм итә. Сарай хадимнәре кача, Туктамыш эзсез югала. Аксак Тимер яугирләре бөтен нәрсәне кыра-җимерә.
Вәзир Җаникәне көч кулланып алып китмәкче була, ләкин Җаникә каршылык күрсәтә. Вәзир Җаникәне үтерә.
Шул вакытта сарайга яугирләре белән Нуретдин килеп керә. Вәзир белән алышканда Нуретдин каты яралана. Үләр алдыннан Җаникә белән бәхилләшәләр. Әлеге хәлләрне сарайга кергән Морза күреп кала һәм Вәзирне үтерә.
Морза кинәт аңлый: иленә чит гаскәр алып килеп, улсыз, киленсез, илсез калды.
Тимерләң тантана итә.
Батый ханның рухы Алтын Урда кыйпылчыкларын язмыш арбасына җыймакчы була.
Бүләкләү
үзгәртү- 2014 «Алтын Урда» балеты «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнә.
- 2015 «Алтын Урда» балетын сәхнәгә куйган Татар дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеме (театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (идея авторы), Георгий Ковтун (биюләрне куючы), Кристина Андреева (Җаникә партиясен башкаручы), Михаил Тимаев (Батый хан рухы партиясен башкаручы) Тукай премиясе белән бүләкләнә[1][2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстанда туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-14
- ↑ Композитор Резеда Ахиярова (2008), либретто авторы Ренат Харисның (1997) Тукай премиясе бар
Сылтамалар
үзгәртү- Балет турында «Belcanto.ru» сайтында
- Татар опера һәм балет театры сайты 2016 елның 18 апрель көнендә архивланган.
- Алтын Урда чоры Ромео һәм Джульеттасы