Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Рәүфәл (Рәүф[2]) Сабир улы Мөхәммәтҗанов, рус. Мухаметзянов Рауфаль Сабирович (10.11.1949) — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының директоры (1981 елдан). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). Тукай премиясе лауреаты (2015). РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рәүфәл Сабир улы Мөхәммәтҗанов |
Туган | 10 ноябрь 1949 (75 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Фрунзе урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | инженер-механик, театр директоры |
Эш бирүче | Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры |
Җефет | Татьяна Петровна (1950), инженер-химик |
Балалар | Сәйран (1974), судья Зарема (1979), эшмәкәр |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1949 елның 10 ноябрендә Казанда туган. Казанда музыка мәктәбен (1965), «инженер -механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1965-1977 Казанда рок ансамбльләрдә уйнаган.
- 1972-1974 КХТИ студентлар клубы директоры.
- 1974-1976 Казан дәүләт мәдәният институты ВЛКСМ комитеты сәркатибы.
- 1977-1979 Казан шәһәре ВЛКСМ комитеты бүлек мөдире урынбасары.
- 1979-1981 Казан яшь тамашачы театры (рус ТЮЗы) директоры.
- 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры директоры.
Эшчәнлеге
үзгәртү1988 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, театрда аерым опера һәм балет сәнгате җитәкчеләре вазифаларын кертә.
Театр контракт системасы буенча эшләүгә күчә. Репертуар иң яхшы Европа, классик рус опера һәм балетларыннан төзелә. Театрның халыкара фестивальләрендә Россия һәм чит ил опера йолдызларының чыгышлары арта.
1982 елда халыкара Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Бөтенрусия статусы белән туган фестиваль 1991 елдан халыкара дип атала башлый.
1987 елда Р. Нуриев исемендәге классик балет фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Баштарак Бөтенрусия фестивале буларак башланып, 1993 елда халыкара статусын ала, 1993 елда Рудольф Нуриевның үз ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлый.
2000 елдан бирле Р. Мөхәммәтҗанов чит ил продюсерлары белән элемтәләр булдыра, театр ел саен Көнбатыш Европа буйлап (Һолландия, Бельгия, Алмания, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һ. б.) чыгышлар оештыра, чит ил тамашачысына елга 120 опера һәм балет спектакле күрсәтелә[3].
Театр сезонга 100 мең тамашачыга хезмәт күрсәтеп, 54 млн сум табыш ала (2013)[4].
2005 елда «Чикләвек ватучы» (Щелкунчик) балеты иң яхшы сәхнә куелышы буенча Һолландияның AVR02 телевизион каналының Гран-приена ия була.
Татар репертуары
үзгәртүТеатр татар композиторларының әсәрләрен сирәк куя. Чит ил сәхнә йолдызларын чакырып та, татар җырчыларын спектакльләрдә катнаштырмавы тәнкыйтьләнә[5].
- Л. Любовский «Йосыф турында риваять» (2006 елда РФ дәүләт премиясе)
- Р. Ахиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (2008 елда РФ Алтын битлек милли театр премиясенә тәкъдим ителә).
- Эльмир Низамов «Кара пулат» операсы.
- Р. Ахиярова «Алтын Урда» балеты (2015 елда иҗат төркеме Тукай премиясе ала).
1991 елдан башлап театрдагы бөтен спектакльләр үз телендә башкарыла.
2000–2005 елларда театр бинасына реконструкция ясала.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 2014 елдан V чакырылыш ТР Дәүләт Шурасы депутаты.
- 2011 елдан ТР ЭЭМ иҗтимагый шурасы рәисе[6].
- Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2002 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1986 «Хөрмәт билгесе» ордены.
- 2012 «Дуслык» ордены (Россия).
- 1996 «Бию рухы» (Душа танца) призы («Балет» журналы) — «Балет рыцаре» номинациясендә.
- 2002 «Ел менеджеры» Россия конкурсы (халыкара менеджмент академиясе уздыра) — «Мәдәният» номинациясендә җиңүче.
- 2015 «Алтын Урда» балетын сәхнәгә куйган Татар дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеме эчендә (Георгий Ковтун (биюләрне куючы), Кристина Андреева (Җаникә партиясен башкаручы), Михаил Тимаев (Батый хан рухы партиясен башкаручы) Тукай премиясе белән бүләкләнә[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ Татар опера һәм балет театры сайты, archived from the original on 2015-11-23, retrieved 2016-01-16
- ↑ «Бизнес-онлайн», 30.01.2013
- ↑ «Бездә икенче пландагы җырчылар да – читтән килгән»
- ↑ ТР буенча ЭЭМ сайтында, archived from the original on 2016-04-07, retrieved 2016-01-16
- ↑ Мухаметзянов Рауфаль Сабирович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Татарстанда туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-16
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.
Сылтамалар
үзгәртү- Р.С. Мөхәммәтҗанов ТР эшлекле үзәге сайтында
- «Чикләрсез татарлар» сайты 2020 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.
- Р.С. Мөхәммәтҗанов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
- «Милләттәшләр» сайты
Шулай ук карагыз
үзгәртүКалып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)