Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский, Әхәт Хәй (Габделхәй) улы Мушинский (Мөхәммәтшин), рус. Мушинский Ахат Хаевич (27.5.1951, Казан) — язучы, рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татар ПЕН-үзәге әгъзасы-башкарма директоры (1995). РФ милли әдәби бүләге лауреаты (2006). Г.Р. Державин бүләге иясе [1] (2002).
Әхәт Мушинский | |
---|---|
Ә.Х. Мушинский | |
Туу датасы: | 27 май 1951 (73 яшь) |
Туу урыны: | Казан |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1979 елдан |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | хикәя, повесть, роман |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Яшә-борылып карама» хикәясе (рус.)(1979) |
Премияләр: | Г.Р. Державин премиясе (2002) |
Бүләкләр: | РФ милли әдәби бүләге (2006) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1951 елның 27 маенда Казанда актерлар гаиләсендә туган. Әтисе Хәй Хафиз улы Мушинский (1908-1994) — Татар дәүләт академия театры актеры, соңрак һөнәри фокусчы.
Мәктәпнең сигез сыйныфын, Казан энергетика техникумын (1970), Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган (1978). 1970-1972 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1972-1976 Армиядән кайткач, Казан органик синтез заводында техник-электрик, соңрак завод ВЛКСМ комитеты сәркатибе урынбасары һәм завод газетасында хәбәрче.
- 1976-1982 «Комсомолец Татарии» газетасында әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип.
- 1982-1989, 1992-1994 Татарстан язучылар берлегендә әдәби киңәшче.
- 1989-1992 «Идел» журналының русча басмасы буенча баш мөхәррир урынбасары.
- 1993-2003 «Татарстан» ДТРК сында «Яшел камин янында» (У зеленого камина) тапшыруын алып баручы.
- 1994 елдан Татарстан милли китапханәсендә өлкән гыйльми хезмәткәр.
- 1995 елдан «Татар ПЕН-үзәге» башкарма директоры.
- 2006 елдан «Казан әлманахы» («Казанский альманах») журналының баш мөхәррире.
1996 елда Мексикада узган бөтендөнья язучылар корылтаенда «Татар ПЕН-үзәге» халыкара ПЕН-клубка кабул ителә[2].
Иҗаты
үзгәртүӘ. Мушинский рус телендә яза. Әсәрләренә психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Аларда Казан һәм республика тарихыннан мәгълүматлар күп.
Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «Советский пограничник» газетасында солдат тормышы турында хәбәрләр бастыра. «Яшә-борылып карама» (Живи- не оглядывайся) дигән беренче хикәясе 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында басылып чыга. 1981 елда әлеге газетаның берничә санында әхлак мәсьәләсен күтәргән «Кайту» (Возвращение) повесте басыла. Повесть «Башлану» (Начало) дигән күмәк җыентыкта (Казан: ТКН, 1983) һәм «Казан утлары» журналының 1982 ел 2 нче санында да урнаштырылган. «Шәех һәм йолдыз санаучы» (Шейх и звездочёт) (1991), «Бөкре кеше язмалары» (Записки горбатого человека) (2000) романнары авторы.
Китаплары
үзгәртүКитаплары | ||
---|---|---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүГаиләсе
үзгәртүХатыны — энергетик, улы, кызы бар.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Совет Татарстаны язучылары (төзүче-авторлар Р. Даутов, Н. Нуруллина). Казан: ТКН, 1986.
- Мустафин Р. Испытание на прочность. «Комсомолец Татарии», 1984 ел, 16 ноябрь.
- Гамбәр Н. Очканында ни булса... «Казан утлары», 2001 ел, № 5.
- Малышев С. Обречённая на успех. «Идел», 2000 ел, № 6.