Хәй Мушинский
Хәй Мушинский[1] (сәхнә псевдонимы, чын исеме Габделхәй Мөхәммәтшин, Габделхәй Хафиз улы Мөхәммәтшин (1908 елның 27 июне, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арыслан ― 1994 елның 15 декабре, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (1936―1946), 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркемендә эшләгән. Татар эстрадасына беренче булып фокусчы һөнәрен кертүче.
Хәй Мушинский | |
---|---|
Туган телдә исем | Габделәй Хафиз улы Мөхәммәтшин |
Туган | 27 июнь 1908 Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тәтер-Арыслан авылы |
Үлгән | 15 декабрь 1994 (86 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актер, фокусчы |
Җефет | I Суфия Ягушева (?-1942), II Рәбига Исхакова, җырчы |
Балалар | уллары Фуат (1941), Әхәт (1951), кызы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1908 елның 27 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Стәрлебаш районы) Тәтер-Арыслан авылында туган. 1920 елда авылда чыккан янгында өйләре яна. Әтисе, туганнары үлә. Әнисе белән урманда, землянкада яшәргә мәҗбүр булалар.
Балачакны алма белән чагыштырсаң, минем алма кызыл түгел иде, яшел иде, ачы иде Хәй Мушинский
|
Авыл мәктәбен бетергәч, Ырынбур педагогия институтының физика факультетына укырга керә.
Ырынбур татар театрына йөри, студент спектакльләрендә катнаша. Театрга булган мәхәббәт Казанга алып килә, Татар театр техникумын тәмамлый (1936).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1936-1946 Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
- 1946 елда Татар дәүләт филармониясенә оригиналь жанр артисты (иллюзиончы-манипулятор) булып күчә. Республикада сәхнәдә бу жанрны башлап җибәрүче беренче һөнәри фокусчы артист була. Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Гани Вәлиев, Җәвәһирә Сәлахова, Әлфия Авзалова, Флёра Сөләйманова, Динә Сираҗетдинова белән ССРБның күп төбәкләрендә гастрольләрдә чыгыш ясый (1968 елга кадәр).
- 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркеменә (Гали Җәмниханов белән бергә) кабул ителә.
Уйнаган спектакльләре
үзгәртүГ. Камал театрында
үзгәртүХ. Мушинский классикада һәм милли драматургия әсәрләрендә зур булмаган рольләр башкара.
- «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин
- «Тартюф» Жан-Батист Мольер
- «Дошманнар» Максим Горький
- «Мәкер вә мәхәббәт» Фридрих Шиллер
- «Чаткылар» Таҗи Гыйззәт
- «Алар өчәү иде» Кәрим Тинчурин һ. б.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Әдәбият
үзгәртү- Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Фәһимә Кавиева. Тылсымчы һәм күгәрченнәр. «Татар дөньясы», 2008 ел. № 10.
Сылтамалар
үзгәртү- Х.Х. Мушинский Татар филармониясе сайтының музей бүлегендә(үле сылтама)
- Х.Х. Мушинский Россия иллюзиончылар берләшмәсе сайтында 2014 елның 22 октябрь көнендә архивланган.
- Г. Камал театры артистлары
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Псевдонимын исем-фамилиясеннән ясаган: ГабдулХАЙ МУхаметШИН (СКИЙ)