Равил Бохараев

татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче

Равил Бохараев (тулы исеме Равил Рәис улы Бохараев) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче.

Равил Бохараев
Туган телдә исем Равил Рәис улы Бохараев
Туган 18 октябрь 1951(1951-10-18)
Казан
Үлгән 24 гыйнвар 2012(2012-01-24) (60 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Фили бульвары[d], Мәскәү[1]
Милләт Татар
Ватандашлыгы  СССР
 Бөекбритания
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре драматург, шагыйрь, тәрҗемәче.
Җефет Лидия Григорьева
Балалар кызы Светлана (Миронова)[2]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006), Муса Җәлил премиясе (1986)
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001)

 Равил Бохараев Викиҗыентыкта

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда галим укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1968-1974 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый һәм кибернетика белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый. Шулай да әдәбият-иҗат дөньясы аны күбрәк мавыктыра һәм ул, фән өлкәсендә алган белемен дә файдаланып, кыю-тәвәккәл рәвештә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген башлап җибәрә: 19791980 елларда Равил Бохараев — Россия Язучылар оешмасының Идел буе республикаларында консультант, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе (19801986). 1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши, төрле жанрларда иҗат итә һәм актив рәвештә тәрҗемә эше белән, әдәбиятка бәйле оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Равил Бохараев — шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Рус, инглиз, венгр телләрендә татар әдәбияты, беренче чиратта аның шагыйрьләре, Татарстан турында сөйләп һәм язып торучы, күп мәсьәләләр белән кызыксынучы, киң эрудицияле шәхес.

Ул — 20 дән артык китап авторы, әдәби әсәрләре янәшәсендә тарих, политэкономия һәм ислам мәсьәләләренә багышланган әсәрләре дә зур кызыксыну уята: “Азан — Исламская поэзия поволжских татар” (Лондон, 1991), “Модель Татарстана: политэномическая монография” (ЛондонНью-Йорк, 1999), “Ислам в России: историческая монография” (ЛондонНью-Йорк, 2000), “Историческая антология татарской поэзии” (Лондон, 2000), “Казанский Кремль сквозь века” (Лондон, 2001).

Инглиз телендә басылган бу китаплар чит илләрдәге укучыларга Татарстан турында мәгълүмат-белем өстиләр.

Равил Бохараев Татарстан, татар әдәбияты һәм сәнгате белән даими бәйләнештә яши — язучылар, тәрҗемәчеләр белән аралаша; театрлар белән хезмәттәшлеге дә матур нәтиҗәләр бирә. Ул “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып лауреат булды һәм “Тимер борчак” (“Железная горошина») пьесасы 2005 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды.

Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесе Равил Бохараевны даими кызыксындыра: ул аның шигырьләрен тәрҗемә итә, үзе төзегән антологиягә кертә һәм Тукай тормышы-язмышы турында “Тукай тирәсендә” дигән драматик повесть яза (1986). Курчак театры өчен язылган пьесасында — бу теманың матур бер гәүдәләнеше. Татар курчак театрында аның пьесалары зур уңыш белән куелып киләләр: “Йолдызчык ромашка” (1985), “Апушның тылсымлы тәшләре” (“Волшебные сны Апуша”, 1986), “Сказка о двух монетах” (2005).

Татарстан телевидениесендә, Мөхәммәт Гали пьесасын файдаланып, аны сценариендә ике серияле “Каюм Насыйри урамы” драмасы күрсәтелде (1989).

Равил Бохараевка 1986 елда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләренең тәрҗемәләре өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге бирелде. 2001 елда ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем алды. 2006 елда “Очсыз-кырыйсыз поезд” (“Бесконечный поезд”, Мәгариф, 2001), “Казан карлары” (“Казанские снега”, Мәгариф, 2004) китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

1979 елдан Равил Бохараев Россия язучылар берлеге әгъзасы.

Равил Бохараев 2012 елның 24 гыйнварында Лондонда вафат була[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү