Татар дәүләт «Әкият» курчак театры

Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы
(Татар курчак театры битеннән юнәлтелде)

Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театрыРоссиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы. Театрда 100 гә якын кеше эшли. Аларның 31-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры
Нигезләнү датасы 1934
Сурәт
Рәсми исем Татар дәүләт «Әкият» курчак театры һәм Татарский государственный театр кукол «Экият»
Җитәкче Роза Яппарова
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Урам Петербург урамы
Адрес 420107, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт
Рәсми веб-сайт puppet-show.ru
Нинди веб-биттә тасвирланган theatre-museum.ru/theater/18890
Сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев[1]
Карта
 Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Викиҗыентыкта

Тарихы

үзгәртү
  • 1934 елда нигезләнә, Россиянең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала.[2]
  • 1934 елда элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: татарча һәм русча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка».
  • 1974 елдан «Әкият» театры – курчак театрларының UNIMA (Union Internationale de la Marionnette) халыкара оешмасының коллектив әгъзасы.[3]
  • 2005 елдан Россия курчак театрларының «XXI гасыр» ассоциациясе әгъзасы.
  • 2024 елның 15 октябрендә театрга «Академия театры» исеме бирелгән[4].

Гастрольләр

үзгәртү

Рязань, Владимир, Самар, Ижау, Чабаксар, Ульяновск, Ырынбур, Брауншвейг, Боттроп (Алмания), Канны (Франция), Измир, Адана (Төркия), Стара Загора (Болгария), Иисалми, Һелсинки (Финляндия), Мәҗидия (Румыния), һ.б. илләрнең шәһәрләрендә гастрольләрдә булды.

АКШ, Польша, Югославиядә узган иҗади конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнашты.

Фестивальләр

үзгәртү

1934 елда оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан яшь тамашачы театрының бер өлешенә урнашып тора. 1959 елда гына Изге рух иңү чиркәвенең (рус. Духосошественская церковь) (1731-1735 елларда Постау бистәсе сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. 1970 елда беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луковский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.[6]

Театрның Санкт-Петербург урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә (20082012). Татарстан бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.[7]2012 елның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бина- ны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин.[10] Ул шәрык элементлары белән баетылган катнаш стильдә төзелгән. Аның архитекторы - Светлана Ахметовна Мамляева.27 метр биеклектәге,ак доломиттан һәм граниттан төзелгән әкият йорты - тәрәзә уемнары,төсле пыялалардан ясалган ялгаулар,түгәрәк тәрәзәләр белән бизәкләнгән. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында,шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу - тынычлык символы. Ишек өстенә 2 бәхет кошы белән уралган матур сәгать куелган. Тагын да өстәрәк 4 курчак фигурасы тора. Бу бинаның эчке бизәлүе дә бик матур. Холлда элегант колонналар ак һәм алтын төсләргә буялган түшәмгә омтылалар. Идән шахмат тактасын хәтерләтә. Эскәмияләр - хан тәхетенә охшаганнар. Ике матур тамаша залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.[8] Файдалы мәйданы 17 150 кв.м[9]

Репертуар

үзгәртү

Театрның репертуарында 40 тамаша. Аларда төрле халыкларның әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системадан алып модерн стилендәгегә кадәр төрле курчак системалары кулланыла.

Русча 26, инглиз телендә 4 тамаша тәкъдим ителә.[10]

Татарстан язучыларыннан Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флёра Тарханова, Аманулла һ. б. театр өчен драматургия әсәрләре иҗат итте.

Спектакльләргә музыканы композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Фоат Әбүбәкеров, Руслан Әбүбәкеров, Леонид Любовский, Резеда Ахиярова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Мәсгут Имашев, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Ислам Сафин, Рәшит Кәлимуллин һ. б. язды.

Бүләкләре, уңышлары

үзгәртү

Шәхесләр

үзгәртү

Җитәкчелек

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  • Роза Яппарова, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Баш режиссерлар

үзгәртү

Куючы рәссамнар

үзгәртү

Куючы режиссерлар

үзгәртү
  • Людмила Дьяченко

Пластика

үзгәртү
  • Г. Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Танылган хезмәткәрләре

үзгәртү
  • Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков, артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фуат Таһиров, Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.


башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы
1974 1975 Ай­дар Ха­физ Aydar Hafizov 1943-05-20 2020-12-13
1974 1979 Мансур Шиһапов татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Mansur Shigapov 1940-05-01 2022-12-09
1972 Валентина Губская Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 1949-11-01
Илгиз Зәйниев язучы, драматург, режиссер, Татарстанның язучылар һәм сәхнә әһелләре берлекләре әгъзасы Ilgiz Zayniev 1987-05-23
1979 Роза Яппарова 1949-01-02
Сәлах Хөсни Salah Husni 1912-10-05 1974-05-11
1973 1976 Рәсимә Шәмсетдинова укытучы, мөгаллим 1954-12-15


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.azatliq.org/a/29951054.html
  2. Рәсми сайттан, archived from the original on 2015-04-11, retrieved 2014-09-21 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-09-11, retrieved 2014-09-21 
  4. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О присвоении звания «Академический» государственному бюджетному учреждению «Татарский государственный театр кукол «Экият»
  5. http://www.trend.az/life/culture/1952310.html
  6. Соборы.ру сайтында
  7. Әкият театры чыннан да әкият!, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-09-21 
  8. Казанский портал сайтында
  9. Ты –репортер сайтында
  10. репертуар, archived from the original on 2014-04-02, retrieved 2014-09-21 
  11. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды. Татар-информ, 24.06.2024
  12. Рузилә Мөхәммәтова. Эльмир Низамовның «Авиатор» спектакленә язган музыкасы фестиваль лауреаты булды. Татар-информ, 18.09.2024
  13. Илгиз Зәйни «Әкият» курчак театры баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 19.05.2019

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани