Сөләйман Вәлиев-Сульва
Сөләйман Вәлиев-Сульва, Сөләйман Ярулла улы Вәлиев (10 гыйнвар 1899 яки 9 (21) гыйнвар 1899, Ырынбур, Русия империясе — 23 әприл 1956 (57 яшь), Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — актер һәм режиссер. Сәхнә эшчәнлеген Ырынбур шәһәрендә башлый. 1922-1923 елларда Ташкәнттә: театр технкумы мөдире, татар театр труппасы режиссеры; 1923-1924 елларда Ырынбур татар эшче-керәстиян театры режиссёры. 1924 елда ТАССР мәгариф халык комиссариатының сәнгать бүлеге мөдире. 1925-1926 елларда Акмәсҗит шәһәрендәге кырымтатар театрының баш режиссеры. 1926 елдан Татарстанда: 1928-1931, 1938-1941 елларда ТДАТ актёры һәм режиссёры; 1933-1935 елларда Мәскәүдәге Татар опера студиясе директоры, 1935-1938 елларда Казандагы татар эчше театры актёры һәм режиссёры. 1949-1955 елларда Татарстан республика күчмә театрының баш режиссёры. Сәхнәгә куйган төп спиктәкелләре: «Зәңгәр шәл» (1929, К.Тинчурин), «Отелло» (1933, В.Шекспир), «Сулган чәчәкләр» (1953, Җ.Җәббарлы).[1]
Сөләйман Вәлиев-Сульва | |
---|---|
Туган | 10 гыйнвар 1899 яки 9 (21) гыйнвар 1899 Ырынбур, Русия империясе |
Үлгән | 23 әприл 1956 (57 яшь) Казан, РСФСҖ, ССҖБ |
Әлма-матер | Русия театр сәнгате университеты[d] |
Һөнәре | актёр |
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В