• 1907 елның 9 нчы сентябрендә (24 нче сентябрь) Россия империясенең Өфе губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Бәтке волосте БӘХИЛЛӘҮ (Прости) авылында крестьян гаиләсендә туа.
  • Мәктәпне бетергәч, Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшли.
  • 19**-** елларда - Идел һәм  Чулман елгаларында матрос .
  • 19**-** елларда – Чусовой металл эшкәртү заводында хезмәт куя.
  • 1929 ел - армиягә алына, кызылармеец булып армия хезмәтен башлый.
  • 1929-** елларда –хәрби хезмәтен Кавказда чик сакчысы буларак үти.
  • 1931 ел - ВКП(б) члены.
  • 1940 ел - «Выстрел» курсларын тәмамлый.
  • 1940 ел - Совет-фин сугышында катнаша.
  • Июнь 1941-45 елларда - Бөек Ватан сугышы фронтларында:
  • СССР дәүләт чигенең Карелия участогында чик буе отряды штабында бүлек башлыгы, өлкән лейтенант.
  • НКВД гаскәрләренең Дзержинский исемендәге дивизиядә хезмәт итә.
  • ноябрь 1942 - сентябрь 1945 елларда - чик сакчыларыннан торган 131 нче укчылар полкына командир итеп билгеләнә.
  • ноябрь-декабрь 1943 еллар - ул җитәкләгән полк Тегеранда узган “Зур өчлек” очрашуын саклауда катнаша.
  • Иранда хәрби объектларны сакларга калдырыла.
  • 1948 год - М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.
  • 1948-53 еллар -  Карелиянең Сортаваладагы чик буе отрядының җитәкчесе.
  • 1953—58 еллар Чехословакиядә чик сакчылары гаскәрләренең хәрби киңәшчесе.
  • 1958 ел - запастагы хәрби буларак, полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга җибәрелә.
  • 1958-72 еллар- Мәскәү шәһәрендә яши,эшли.
  • 1972 нче елның 13 нче февралендә вафат була, Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнгән.