Велосипед

педальләр ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган ике тәгәрмәчле транспорт чарасы
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Велосипе́д (фр. vélocipède, лат. velox — тиз һәм pes — аяк) — кешенең үз мускул көче белән педальләр ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче ике көпчәкле транспорт чарасы; көпчәкләр рама өстенә бер-бер артлы урнаштырыла, хәрәкәт юнәлешен контрольда тоту беренче көпчәкнең әйләнүе белән тәэмин ителә.[3] Россия юл хәрәкәте кагыйдәләре велосипедка шундый билгеләмә бирә: «Велосипед – инвалид коляскаларыннан кала, ике яки аннан күбрәк тәгәрмәче бул-ган һәм аңа утырган кешеләрнең мускул көче белән хәрәкәткә китерелә торган транспорт чарасы.»[4]

Велосипед
Сурәт
Материал төре митал[d], күмер тудыргыч белән ныгытылган пластик[d] һәм стеклопластик[d]
Кемне яки нәрсәне ташый сәпитче[d]
Ачучы яки уйлап табучы Дрез, Карл[d] һәм Kirkpatrick Macmillan[d]
Ачыш датасы 1885
Углеродный след 9,16 gram of carbon dioxide equivalent per kilometre[1] һәм 21 gram of carbon dioxide equivalent per kilometre[2]
Тәэсир итешә юл[d]
Пиктограмма
Һәштәге Fahrrad, ровар, rower һәм koło
Энергия чыганагы кеше көче[d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Веб-сайт Stack Exchange bicycles.stackexchange.com
MCN коды 8712.00.10
 Велосипед Викиҗыентыкта

Велосипед уйлап табу тарихы үзгәртү

1495 елны бөек итальян галиме Леонардо да Винчи беренче велосипед проектын тәкъдим иткән. Ул ике тәгәрмәчле механизм рәсемен ясаган. Бу рәсемне кешеләр 19 нчы гасырда гына күргәннәр.

1495 елны бөек итальян галиме Леонардо да Винчи беренче велосипед проектын тәкъдим иткән. Ул ике тәгәрмәчле механизм рәсемен ясаган. Бу рәсемне кешеләр 19 нчы гасырда гына күргәннәр. Шуна курә бу ике тәгәрмәчле машинаны 17 һәм 18 нче гасырларда ук ясап караганнар.

 
XIX гасыр стилендәге «пенни-фартинг» велосипеды

Аннары «үрмәкүч» дигән велосипед барлыкка килгән. Аның тәгәрмәче урынына бик күп сандагы тырнаклы металл кыршаулар булган. Металл кыршаулар резин шиннар белән капланган. Алгы тәгәрмәч бик күп тапкырга зуррак булган һәм аңа кеше утырып йөри алган. Болай итеп йөрү куркыныч булган.

Велосипедчыларга караган юл хәрәкәте кагыйдәләре үзгәртү

  • 13.1. Йөртүче, уңга яки сулга борылганда, ул борыла торган юлның йөрү өлешен аркылы чыга торган җәяүлеләргә, шулай ук аны велосипед юлыннан кисеп үтүче велосипедчыларга юл бирергә тиеш.
  • 24.1.Юлларда велосипед, җигүле арбалар (чаналар) белән идарә итү, йөк хайваннары, атланып йөри торган хайваннарны яки көтүне куып бару – 14 яше тулган, ә мопед белән идарә итү 16 яше тулган затларга рөхсәт ителә.
  • 24.2. Велосипед, мопед, җигүле йөк арбалары (чаналар), атланып йөри торган һәм йөк хайваннары фәкать бер рәткә тезелеп мөмкин булган кадәр уңгарак чыгып хәрәкәт итәргә тиеш. Әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырмаса, аларга юл кырыеннан барырга ярый.
  • 24.3.Велосипед һәм мопед йөртүчеләргә түбәндәгеләр тыела:
  • рульгә бер генә кул белән булса да тотынмыйча бару;
  • ышанычлы асылма баскычлар белән җиһазландырылган өстәмә утыргычта 7 яшькәчә баладан кала башка пассажирларны утыртып бару;
  • озынлыкта яки киңлектә транспорт чарасы габаритларыннан 0,5 м дан күбрәк чыгып торган йөкне яки идарә итәргә

комачаулый торган йөкне төяп бару;

  • янәшәдә велосипед юлы булган чакта юлдан бару;
  • трамвайлар хәрәкәте булган юлларда һәм бу юнәлештә бердән артык хәрәкәт полосасы булган юлларда сулга яки кирегә борылу;
  • юлдан эләктерелмәгән шлемсыз (мопед йөртүчеләр өчен) бару.

Өстәмәләр

  • 6. Велосипедның төзек тормозы, руле һәм тавыш сигналы булырга, алдан – ак төстәге яктылык кайтаргыч һәм фонарь яки фара (тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда хәрәкәт итү өчен), арттан – кызыл төстәге яктылык кайтаргыч һәм фонарь, ә ян якларыннан кызгылт сары яки кызыл төстәге яктылык кайтаргычлар белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Tabelle 3 // https://www.umweltbundesamt.de/sites/default/files/medien/5750/publikationen/2021_fb_umweltfreundlich_mobil_bf.pdf
  2. https://ecf.com/files/wp-content/uploads/ECF_BROCHURE_EN_planche.pdf
  3. Oxford English Dictionary (Second ed.). Oxford University Press. 1982. "bicycle, n. A vehicle consisting of two wheels held in a frame one behind the other, steered with handlebars on the front wheel and propelled by pedals." 
  4. ПДД РФ, 2010. п.1.2

Чыганаклар үзгәртү