Костанай өлкәсе

Казакъстандагы өлкә
(Кустанай өлкәсе битеннән юнәлтелде)

Костанай өлкәсе (каз. Қостанай облысы, Qostanai oblysy) – Казакъстанның төньягындагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге – Костанай шәһәре.

Костанай өлкәсе
каз. Қостанай облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 29 июль 1936
Сурәт
Рәсми исем Кустанайская область һәм Костанайская область
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Костанай
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, Целинный край[d] һәм Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Asia/Qostanay[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Qostanay.map
Хөкүмәт башлыгы Архимед Бегежанович Мухамбетов[d]
Халык саны 880 227
Нәрсә белән чиктәш Төньяк Казакъстан өлкәсе, Акмола өлкәсе, Караганды өлкәсе, Актүбә өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Курган өлкәсе
Мәйдан 196 001 км²
Почта индексы 110000
Рәсми веб-сайт kostanay.gov.kz
Харита сурәте
Җирле телефон коды 7142
Номер тамгасы коды W, P һәм 10
Карта
 Костанай өлкәсе Викиҗыентыкта

Казакъстан Республикасының 5 (Актүбә, Олытау, Караганды, Акмола, Төньяк Казакъстан), Россия Федерациясенең 3 (Ырынбур, Чиләбе, Курган) өлкәсе белән чиктәш.

Рельеф һәм климат үзгәртү

 
Тубыл елгасы

Территория чагыштырмача тигез рельеф белән характерлана. Төньяк өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатыш чиге били, аннан көньякка таба Тургай платосы урнашкан; өлкәнең көнбатышында – Урал арты платосының дулкынлы тигезлеге, ә көньяк-көнчыгышта Сары Арка тармаклары урнашкан. Территориянең диңгез өсте тигезлегеннән уртача биеклеге 200 дән 400 метрга кадәр үзгәрә[2].

Өлкә территориясе буенча Тубыл елгасы һәм аның берничә кушылдыгы ага. Тубылда Югары Тубыл, Каратамар һәм Амангелде сусаклагычлары, Тубылның кушылдыгы Җилкуар (Сынташты) елгасында Җилкуар сусаклагычы корылган. Эре күлләре – Кошморын, Теңиз, Койбагар, Җаншора, Сарыкүл, Сарымойын, Сарыоба.

Костанай өлкәсе кискен континенталь климатлы уртача пояслы Көнбатыш Себер климатик өлкәсенә карый. Кышы озын, аяз, көчле җил һәм буранлы, җәе эссе, коры. Еллык явым-төшем күләме өлкәнең төньягында 350-500 мм һәм көньякта 240-280 мм. Вегетация чоры төньякта 150-175 тәүлек һәм көньякта 180 тәүлек.

Өлкәнең төньяк өлешендә кара туфраклы җирләр өстенлек итә, аларда усак һәм каен әрәмәләре, нарат урманы үсә; көньякта – каштан төсендәге туфраклы, кечкенә нарат урманнары, комлыклар белән аралашкан үсемлекләр үсә. Урман кәҗәсе, бүре, төлке, бурсык, куян, поши, ком тычканы, йомран, тушканчик, сайгак очрый. Кошлар дөньясы бай.

Костанай өлкәсе тимер рудасы, боксит, соры күмер, асбест, утка чыдам һәм кирпеч балчыгы, флюс һәм цемент известьташы, пыяла комы, төзелеш ташы кебек файдалы казылмаларга бай.

Тарих үзгәртү

 
Костанай шәһәренең үзәге

XIX гасырда Костанай өлкәсе территориясендә Урта Җүз кабиләләре: керейләр (балта), аргыннар (жогары шекты, томенги шекты нәселләре), кыпшаклар (колан, узын, колденен, карабалык), уаклар, шулай ук Кече Җүз кабиләләре яшәгән[3].

Кешеләрне күчерүнең мөһим этапларының берсе XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына туры килгән һәм, беренче чиратта, Себер тимер юлы ачылу һәм Столыпин аграр реформасы белән бәйле. Нәкъ менә шул чорда Казакъстанда украиннар җәмгыятенә нигез салынган. Украиннар әлеге күченүләр нәтиҗәсендә Дала генерал-губернаторлыгының киң территориясендә, Казакъстанның төньяк төбәкләрендә яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил итә башлый[4].

Кустанай өлкәсе Актүбә өлкәсенең 11 районыннан һәм Караганды өлкәсенең бер районыннан Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының 1936 елның 29 июлендәге карары белән оештырыла. 1970 елның 23 ноябрендә өлкәнең көньяк өлеше яңа оешкан Тургай өлкәсе составына күчерелә, 1988 елның 2 июнендә әлеге өлкә бетерелә һәм 1990 елның августында яңадан торгызыла. Өлкә ике Ленин ордены белән бүләкләнгән (1966 һәм 1970).

СССР таркалганнан соң, 1997 елның 17 июнендә Казакъстан Президенты Указы белән Кустанай шәһәре исеме (рус телендәге транскрипциясе) Костанай шәһәре, Кустанай өлкәсе Костанай өлкәсе итеп үзгәртелә. Бер үк вакытта Костанай өлкәсе составына бетерелгән Тургай өлкәсенең бер өлеше, шул исәптән аның административ үзәге Аркалык шәһәре һәм ике районы (Амангелде һәм Җангелде) кергән[5].

Руслар күпләп яшәгән Огнеупорный бистәсе Костанай өлкәсеннән алынып, Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсе Чесма районына бирелгән, аның бәрабәренә Казакъстанга Чиләбе өлкәсенең Октябрьское районыннан җир алып бирелгән[6].

Административ бүленеш үзгәртү

 
Өлкәнең административ картасы

Өлкә 16 районны һәм 4 өлкә карамагындагы шәһәрне үз эченә ала[7]:

  1. Алтынсарин районы – үзәге Обаган авылы
  2. Амангелде районы – Амангелде авылы
  3. Әулиекүл районы – Әулиекүл авылы
  4. Денисовка районы – Денисовка авылы
  5. Җангелде районы – Торгай авылы
  6. Җетекара районы – Җетекара шәһәре
  7. Камысты районы – Камысты авылы
  8. Карабалык районы – Карабалык штб
  9. Карасу районы – Карасу авылы
  10. Костанай районы – Тобыл шәһәре
  11. Мендекара районы – Боровской авылы
  12. Науырзым районы – Карамеңде авылы
  13. Сарыкүл районы – Сарыкүл бистәсе
  14. Бейембет Майлин районы – Әйет авылы
  15. Озынкүл районы – Озынкүл авылы
  16. Федоровка районы – Федоровка авылы
  17. Аркалык шәһәре
  18. Костанай шәһәре
  19. Лисаковск шәһәре
  20. Рудный шәһәре

Халык саны үзгәртү

Костанай өлкәсе халкының саны[8][9]

1970 1979 1989 1999 2003 2004 2005 2006 2007
984 551 1 084 383 1 220 750 1 017 729 919 558 913 435 907 396 903 178 900 333
2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014 2015
894 192 886 328 883 333 881 544 879 454 879 941 880 776 881 456

2019 елда өлкәдә 872 795 кеше, 2022 ел башына 864 550 кеше яшәгән.

Милли состав үзгәртү

Өлкә территориясендә йөздән артык милләт халкы яши. 2022 ел башына өлкә халкы 864 550 кеше тәшкил итә. Шулардан казакълар өлеше — 46,09 %, руслар — 34,12 %, украиннар — 7,92 %, алманнар — 2,54 %, татарлар — 1,66 %, белоруслар — 1,02 %, башка милләтләр – 3,26%. Халык тыгызлыгы: бер квадрат километрга 4,5 кеше. Костанай, Рудный һәм Лисаковск шәһәрләрендә халык тыгызлыгы иң зуры, иң азы көньяк районнарда — бер квадрат километрга 0,4-0,8 кеше тәшкил итә. Лисаковск һәм Рудный шәһәрләрен дә кертеп, өлкәнең төньяк районнарында рус телендә сөйләшүче халык өстенлек итә.

Өлкә халкының милли составы (хәзерге чикләрендә[10])
1989—2009 елларда халык исәбен алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989,
кеше.[10]
%[10] 1999,
кеше.
% 2009,
кеше.
% 2022,
кеше.
%
барлыгы 1223844 100,00% 1017729 100,00% 885570 100,00% 864550 100,00%
Казакълар 279787 22,86% 314801 30,93% 328936 37,14% 390936 46,09%
Руслар 535100 43,72% 430242 42,27% 380599 42,98% 339808 34,12%
Украиннар 178140 14,56% 130449 12,82% 84815 9,58% 70524 7,92%
Алманнар 110440 9,02% 57410 5,64% 27959 3,16% 25667 2,54%
Татарлар 27812 2,27% 20070 1,97% 17038 1,92% 14998 1,66%
Белоруслар 35404 2,89% 25018 2,46% 15171 1,71% 11992 1,02%
Кореялеләр 4085 0,33% 4160 0,41% 3847 0,43% 4014 0,51%
Башкортлар 10178 0,83% 5435 0,53% 3981 0,45% 3543 0,39%
Азәрбайҗаннар 4570 0,37% 3619 0,36% 3405 0,38% 4432 0,57%
Молдаваннар 4807 0,39% 3302 0,32% 2467 0,28% 2022 0,25%
Чеченнар 2955 0,24% 2167 0,21% 1933 0,22% 2001 0,22%
Әрмәннәр 1765 0,14% 1938 0,19% 1595 0,18% 1781 0,19%
Удмуртлар 3336 0,27% 2309 0,23% 1559 0,18% 1011 0,11%
Поляклар 2853 0,23% 2357 0,23% 1598 0,18% 1214 0,14%
Мордвалар 4433 0,36% 2852 0,28% 1511 0,17% 989 0,10%
Чуашлар 3132 0,26% 1949 0,19% 1153 0,13% 904 0,09%
Үзбәкләр 1348 0,11% 795 0,08% 1067 0,12% 1765 0,18%
Ингушлар 1325 0,11% 1114 0,11% 909 0,10% 788 0,07%
башкалар 12374 1,01% 7742 0,76% 6027 0,68% 8269 0,95%

Файдалы казылмалар үзгәртү

Өлкә урманнарга һәм рудага бай. 400гә якын файдалы казылма һәм минераль чимал ятмалары, шул исәптән 68 җир асты суы чыганагы, 19 боксит ятмасы, 7 алтын, берәр көмеш һәм никель ятмалары табылган. Җир асты файдалы казылмалары: магнетит һәм оолит тимер рудалары, бокситлар, соры күмер, асбест, утка чыдам һәм кирпеч балчыгы, флюс һәм цемент известьташы, пыяла комы, төзелеш ташы һ. б. Магнетит рудалары һәм соры күмернең гомуми запасы 15,7 млрд тонна тәшкил итә[11].

Шәхесләр үзгәртү

Казакълар
  • Чокан Вәлиханов (1835, Сарыкүл районы -1865), казакъ мәгърифәтчесе, тарихчы, фольклорчы.
Татарлар
Башкалар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. Жангожина Г. М., Абиева Г. Б., Кадирбаева Д. А., Сайлауов Д. Е. https://rep.ksu.kz/bitstream/handle/data/1479/zhangozina.pdf;jsessionid=D483A7CD13604555A540824F7BE90AD5?sequence=1 2021 елның 29 август көнендә архивланган. Некоторые особенности географического положения Костанайской области // Актуальные проблемы экологии и биотехнологии. Материалы международной научной конференции. Караганда, 2017, стр.147—151
  3. Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
  4. Украинцы в Казахстане: из истории переселений • Публикации • Портал “История Казахстана”. e-history.kz. әлеге чыганактан 2017-02-11 архивланды. 2017-02-08 тикшерелгән.
  5. Указ Президента Республики Казахстан от 17 июня 1997 года № 3550 «Об изменениях в административно-территориальном устройстве Актюбинской, Западно-Казахстанской, Кзыл-Ординской и Кустанайской областей»
  6. Казахстанский посёлок Огнеупорный вошёл в состав России. [www.gazeta.ru/lenta/2006/01/23/news_523651.shtml әлеге чыганактан] 2012-08-01 архивланды.
  7. Костанайская область. История АТД.(үле сылтама)
  8. Division of Kazakhstan. pop-stat.mashke.org. 2016-03-29 тикшерелгән.
  9. Қазақстан Республикасының облыстары, қалалары және аудандары бойынша халық саны, 2003-2012
  10. 10,0 10,1 10,2 Костанай өлкәсенең хәзерге чикләрендә, элекке Тургай өлкәсен дә кертеп
  11. Информационный портал акима Костанайской области. әлеге чыганактан 2012-04-26 архивланды. 2012-03-17 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү