Тигезлек (геология)
Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе. Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.
Күпчелек тигезлекләр платформа өстендә формалаша. Кайбер тигезлекләр таулы өлкәләрнең тау аралары һәм тау аллары иңкүлекләрендә хасил була. Су асты тигезлекләреннән океан ятагында, шельфта, кырый диңгезләрнең казанлыкларында ясалган абиссаль тигезлекләр күбрәк таралган.
Тигезлекләр, таулар кебек үк, зур булмаган градиентлы (1-2 м/км кадәр) тектоник хәрәкәтләргә дучар була. Гомумән алганда, тигезлекләр коры җир өслегенең 65 % ын тәшкил итә. Дөньяның иң зур тигезлеге: Амазонка түбәнлеге (5 млн км2 артык).
Классификация
үзгәртүДиңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек буенча төрләре
үзгәртү- диңгез өслегеннән түбән (Каспий буе түбәнлеге)
- 0 метрдан 200 метрга кадәр (Көнбатыш Себер тигезлеге)
- 200-500 метр биеклектәге (Устюрт платосы)
- 500 метрдан биегрәк урнашкан (Иран таулыгының эчке өлешләре)
Өслек формасы буенча төрләре
үзгәртү- горизонталь тигезлекләр
- авыш тигезлекләр
- батынкы тигезлекләр
Морфологиясе буенча төрләре
үзгәртү- калкулыклы тигезлек
- дулкынсыман тигезлек
- тәбәнәк таулы тигезлек
- түтәлле тигезлек
- яссы тигезлек
Экзоген процесслар өстенлек итү буенча төрләре
үзгәртү- денудацион тигезлек (плато)
- аккумалятив тигезлек (аллювиналь, диңгез утырмалары, күл, боз , вулканик утырмалар белән капланган тигезлек)
Моны да карагыз
үзгәртүМанзара
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6